Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Истәлекле бәйрәм мизгелләре

Яңа ел бәйрәмнәре дә үтеп китте. Кайда ничектер, безнең Кенәбашта һәр бәйрәмне клуб һәм китапханә хезмәткәрләре бергә әзерлибез, бергә үткәрәбез.

Монысы клуб эше, монысы китапханә эше дип торганыбыз юк. Быел исә тагын да күңеллерәк, ямьлерәк үткән кебек тоелды миңа. Үзешчән артистларыбыз бик күп иде. Ялындырып тормадылар. Иң матур җырларын авылдашларга бүләк иттеләр. Авылдашларны котларга «Игенче» җәмгыяте рәисе Булат Бакый улы белән Карадуган авыл җирлеге рәисе Шамил Вәкил улының килүе бәйрәмебезне тагын да бизәде.

Икенче көнне туган авылым Соснага юл тоттык. Клубка килеп керсәк, анда бәйрәм гөрли. Күптәннән, бик күптәннән (чыгып киткәнемә 17 ел) күргәнем юк иде инде Соснаның Яңа ел бәйрәмен. Элек Әсмабикә апа клуб мөдире булып эшләгәндә бәйрәм бик күңелле, җанлы булып үтә иде. Укытучылар да, колхозның белгечләре дә тартыла иде монда. Укытучы Гүзәлия Вәлиеваның, Габдулла Исхаковның (инде мәрхүм) бәйрәмне алып барганын яхшы хәтерлим әле. Быел да бик яхшы оештырганнар. Алып баручының да теле-телгә йокмый. Фәнзия Төхвәтуллина бәйрәмне гөрләтте генә. Бәйрәмнең күңелле үтүендә, билгеле, иганәчеләрнең дә өлеше зур булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250