Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге күңелле иганәче

Ул 1нче октябрьдә үзенең олы юбилеен - 50 яшьлеген билгели. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, ул барлык туганнарын сөендергән. Сөендергән дип әйтүем шуңа, бернигә карамый ул бүген дә барыбызны сөендереп, барлык тирә-юньдәге кешеләргә шатлык өләшеп, олысына һәм кечесенә ярдәм итеп, игелекле хезмәт...

Юбилей уңаеннан район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинның бу олы йөрәкле кеше турындагы матур фикерләре мине үзеннән-үзе Тәлгать янына очрашуга ашкындырды. «Алтынчы дистәне ваклавына карамастан, аның күңеле һәрвакытта яшьләрчә. Күпләр кебек байлыгы белән дә масаймады, һәрвакыт кече күңелле булып кала бирде. Шәхси эшмәкәрләр арасында да мин аны лидер дип әйтер идем. Бигрәк тә авыл спортын үстерүдә һәрчак маяк». Хәер, лидерлык сыйфаты аңа яшьтән үк хас булган.

Бертуган апасы Гөлниса мин килүгә Тәлгатьнең үзенә дә сүз бирмичә сөйләп китте:
- Тәлгать ул кечкенәдән бик «развитый» булды. Спорт белән дус булды. «5»легә генә укыды. Контроль эшләрен дә 10 минут эчендә эшләп, коридорга чыгып китә торган иде. Мәктәпне тәмамлауга институтка да бернинди ярдәмсез кереп китте. Бетерергә генә насыйп булмады. Туган нигезне таркатмас өчен әти кушуы буенча укуын ташлап авылга кайтты.
Ул да булмады капкада күптәнге танышыбыз - Тәлгатьнең яшьлек дусты Рифкать Хафизов күренде. Сөйләшүебез шулхәтле җанланды, Тәлгать белән Рифкать үзләренең малайлар халәтендә калганнарын сизмәделәр дә. Гүя алар үткән гасырның 70-80нче елларына кайтты.

- Хәтерлисеңме, Тәлгать! СССР белән Канада командаларының 1972нче елда кызып уйнаган чаклары. 30 градус салкында мин синең янга төштем Пүскәннән. Без, пүскәннәр күбрәк «канадецлар» булып уйнарга ярата идек. Барыбыз да яланбаш, кәшәкәләр урманнан, итекле тимераяклар... Әле уеннар тәмамлангач, бераз чәкәләшеп тә ала идек. Барыбызның да Харламов, Петров, Фетисов, Третьяклар кебек буласы килеп, ут яна идек.
Әнә шулай яшьлекләрен яңартып алды ике дус.

Тәлгать Армия сафларына алына. Монголиядә хезмәт итүе эшмәкәрлеккә, бигрәк тә, эре терлек белән эшләүгә зур этәргеч булгандыр. Халыктан ит җыю белән шөгыльләнә ул. Авыр хезмәт, билгеле. 40 градуслы эссе җәй көннәрендә итне вакытында җыеп, кирәкле урынга урнаштыру эшмәкәрдән зур сабырлык сорый. Кышның зәмһәрир суыклары да куркытмый аны. Бүгенге көндә ул якын-тирә авыл халкы арасында аеруча зур игътибар казанды. Аңа гозер белән каян гына килмиләр. Клиентлар аннан һәрвакыт канәгать. Халыкны алдамый ул. Соңгы елларда хәйриячелек эшенә дә баш-аягы белән чумды. Елның-елында корбан чалдырып, аны мохтаҗларга өләшә. Әти-әнисе рухына дога кылдырып, Коръән укытырга да вакыт таба. Тәлгатьнең әти-әнисенең нәселе электән үк бик дини булган. Алар каны Тәлгатьтә дә ага. Шуңадыр, яңа гына төзеп куйган ит эшкәртү бинасында килгән өлкән кешеләр өчен намаз уку бүлмәсе булдырган. Аның бу изге адымы әти-әнисе рухына үзе бер дога. Мәчетләрне дә ярдәменнән ташламый.

Спорт өлкәсендәге эшчәнлегенә килсәк, аеруча хоккей ярышларын үз итә. Кайда нинди ярыш, без аны җанатарлар, уенчылар арасында күрергә күнеккән. Бүгенге көндә дә ветераннарыбызны шәхси транспорты белән Кукмарага йөртә. Норма авылын хоккей үзәгенә әйләндерүдә дә аның хезмәте бихисап. Үз призына ярышлар оештырып, яшьләрнең дә, балаларның да якын дустына әверелде. Тикмәгә генә Рифкать: «Хоккей дисәң, күзалдына Тәлгать, Тәлгать дисәң, хоккей килеп баса» димидер инде. Кыскасы, хоккей белән «агуланган» егет. Бүген аңа бер сызгыру җитә. Момент ярдәм кулы суза. Монысы инде безнең фикер. Гаиләсе өчен дә нык, терәкле ир ул. Тормыш иптәше Илсөяр белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Аларга югары белем биреп, олы тормыш юлына аяк бастырдылар. Тормышта үз юлларын, үз хезмәтләрен таптылар.

Тәлгать дустым! Язмыш сиңа киләчәктә дә бары игелекле, изгелекле көзләр генә бүләк итсен. Бәхетең мул, саф, самими булсын. Гел шулай елмайган килеш сине арабызда күрергә насыйп булсын. Бу теләкләргә туганнарың, районыбызның барлык спортчылары, спорт сөючеләре дә кушылыр дип уйлыйм.

Рәсемдә: Тәлгать Газизов (уңда) дусты Рифкать Хафизов белән чираттагы ярышка команда туплау өчен тагын очраштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250