Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изгелек җирдә ятмас (фото).

20нче апрельдән Татарстанның «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәт активистлары катнашында «Изге эшләр эстафетасы» акциясенә старт бирелде.

Аның кысаларында республикада хәйриячелек һәм экологик чаралар үтә, балаларга, өлкән һәм ялгыз кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтелә. Безнең район активистлары да әлеге изге эшләрдән читтә калмый.
Волонтерлар - игелек кылучылар.
Районның "Волонтер" үзәге кураторы Эльвира Әхмәдуллина:
- Бүгенге җәмгыятьнең борчуы: наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту, интернет, азартлы уеннар. Яшь буынны шушы афәтләрдән саклап калу, аларның буш вакытларын файдалы итеп уздыруга этәрү теләге бездә моннан биш ел элек "Волонтер" үзәге оештыру идеясен тудырды. Бу үзәк уңышлы гына эшләп килә. Бүген безнең эшчәнлегебезгә бәя бирерлек шактый уңышларыбыз, нәтиҗәләребез дә бар.
"Изге эшләр эстафетасы" бездә ел башыннан хәйрия марафоны белән башланып китте. Балтач мәктәбендә укучы волонтерлар инвалид балаларның өйләренә барып, заманча төрдә татар халык әкиятләре күрсәтеп йөри башладылар. Саба районында урнашкан балалар йортына барып, күңелле чара уздырылды. Биредә тәрбияләнүчеләрнең һәрберсенә йомшак уенчык, кулдан ясалган 80 открытка, ике тартма канцтовар, киемнәр тапшырдылар.
50дән артык хәйрия акциясе уздырып, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм кулы сузылды, өлкәннәргә карата социаль яктан мөһим булган чаралар, патриотик һәм профилактик эшләр оештырылды. Чараларның кайберләренә тукталып үтәсем килә: Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Балтач волонтерлары 6 Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсенә барып, аларга Балтач районы җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләкләр һәм үзләре ясаган открыткалар тапшырдылар. Ветераннарның тормыш юллары белән кызыксындылар.
Ә "Якыннарны котлыйк" акциясе кысыларында исә ветеран укытучыларның өйләренә барып, кулдан ясалган эшләнмәләре белән сөендерделәр. Шулай ук волонтерларыбыз "Наз" үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсе шәфкать туташы белән берлектә "Сәламәтлек почмагы" оештырып, өлкәннәргә авырлыкларын һәм кан басымнарын үлчәргә булыштылар. Бу игелекле гамәлебез үз чиратында "Тормыш пульсы" дип исемләнгән акциябезне тормышка ашырырга җирлек тудырды.
Районда ялгыз яшәүче, авыр хәлле ветераннарыбызның күпчелеге кан басымын үлчи торган аппаратка мохтаҗ. Аларга шушындый аппарат алырга булышлык итүгә өндәү максаты белән, оешма-учреждениеләргә, мәктәпләргә хат юлланды. Әлеге акциягә битараф калмадылар, төзек хәлдәге кулланышта булган аппаратларын да, яңаларын сатып алып бирүчеләр дә булды - бу безне бик сөендерде, - диде ул.
Волонтерлар районыбызда үткәрелүче һәр чараның актив катнашучылары, башлап йөрүчеләре. Аларның эшчәнлеге киң җәмәгатьчелек һәм район җитәкчелеге тарафыннан хупланып, уңай бәя алды. Республика күләмендә икенче урынны алып, Рәхмәт хаты белән бүләкләнүләре үзе бер горурлык булды.
Безнең волонтерларыбыз әле яшь булуларына карамастан, үз эшләренә бик җаваплы караганнары күренеп тора. Алар бу акцияләрне кемдер кушкан өчен түгел, ә үзләре белеп, кирәк икәнлеген аңлап башкаралар һәм бу эшкә үз өлешләрен кертә алуларына шатланалар. Якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да алар зур әзерлек белән киләләр. Районыбыз мәктәпләренең волонтер отрядлары арасында "Яхшының яхшысы" дигән конкурс оештырылган. Үзәккә һәрбер отряд үзләренең башкарган эшләре турында мәгълүматлар туплаган альбом һәм сугыш тематикасына багышланган кул эшләре тапшырырга тиеш икән.
Игелек өләшү дәвам итә
Ел саен илебездә апрель аенда "Язгы игелек атнасы" дип исемләнгән Бөтенроссия күләмендә ирекле акциясе үтә. "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре акция кысаларында ялгыз яки авыр тормыш шартларында гомер кичерүчеләргә ярдәм күрсәтүне максат итеп куя. Быел да 43 социаль хезмәткәр волонтерлар белән берлектә йортларны тулысынча җыештыру, территорияне тәртипкә китерү буенча үзләре тәрбиягә алган 237 кешегә хезмәт күрсәтте.
- Акциянең һәр көнен үзенчәлекле итеп уздырырга тырыштык. Әйтик, 20нче апрель - "Изге башлангычлар", 21е - "Дуслык", 22се - "Георгий тасмасы", 23е "Изге сүз" көннәре буларак үткәрелде. 24 апрель исә "Изге гамәлләр кылу көне" буларак эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды. Апрель башында старт алган "Чиста өй" акциясе дә боларны тулыландыра дияргә кирәк. Анысы 30 майга кадәр дәвам итә. Изге эшләр акция, атналык кысаларында гына түгел, даими башкарылачак, - ди үзәкнең бүлекчә мөдире Әнисә Хәйруллина.
Димәк, райондашларыбызга игелек өләшү дәвам итә. Бүген аларны яшьләр белән бер максат берләштерә: мөмкин булганча, ярдәмгә мохтаҗларга изгелек эшләү һәм үз үрнәкләрендә башкаларның да күңеленә изгелек орлыклары сибү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250