Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каһарманнар образы

ҖИҢҮЧЕ СУГЫШЧЫГА

«Хөрмәтле иптәш Насыйр Хафизов!
Сез хәрби Кызыл Армия белән хушлашасыз. Сез Ватанга намус белән хезмәт иттегез, сугыштан җиңүче булып тыныч хезмәткә кайтасыз. Сезне, кичәге батыр сугышчыны, гаиләгез, туганнарыгыз зур шатлану белән каршы алачаклар.
Сез хезмәт иткән гвардия берләшмәсе иптәш Сталиннан 9 тапкыр Рәхмәт алган, Кызыл Байрак, Суворов орденнары белән бүләкләнгән һәм аңа Перекоп Берләшмәсе исеме бирелгән.
Ул Сталинградтан Балтыйк диңгезенә кадәр сугышчан юл үтте. Кырым, Донбасс, Белоруссия, Балтыйк буе республикаларын азат итте, дошманның ныгытылган Кенигсберг һәм Паллау крепостьларын штурмлады. Сез чын батырларча сугыштыгыз! Сугыштан кайткач, тыныч хезмәт фронтында да намус белән катнашуыгызны телибез.
Хәерле юл сезгә, безнең сугышчан дустыбыз!
Командир, гвардия генерал-майоры Яковлев.
Командир ярдәмчесе, гвардия полковнигы Новичков.
Штаб начальнигы, гвардия полковнигы Вещунов».
Бу тарихи рәхмәт хатының хуҗасы Насыйр Хафизов (1911-1984) инде вафат. Ул сугышка кадәр Балтач МТСында тракторчы булып эшли. Ватан сугышына да үзе эшләгән тракторы белән җибәрелә. МТС архивында бу турыда 1941 елның 25 октябрендә язылган 244 номерлы приказ саклана.
Сугышта да Насыйр Хафизов трактор-тягач йөртүче була. Фронт линиясе буенча орудие һәм башка коралларны бер позициядән икенчесенә күчереп, хәрби операцияләрдә катнаша, батырлык үрнәкләре күрсәтә. Сталинград сугышларында катнашкан өчен медаль ала. Белоруссия өчен барган сугышлардагы батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз орденына лаек була (1944). Шауляй шәһәре өчен барган сугышлардагы кыюлыгы өчен «Батырлык өчен» (1944) медале белән бүләкләнә. «Кенигсбергны алган өчен» һәм сугыштан соң 1947 елда «Германияне җиңгән өчен» медальләре бирелә.
Сугыштан кайткач тракторчы һөнәре буенча Балтач МТСында эшли.
МТСлар үзгәртелгәч, 1958 елдан, Ленин исемендәге колхозда хезмәт итә. Бригадир ярдәмчесе вазыйфаларын башкара. Аңа Ленин исемендәге колхозның «Почетлы колхозчы» исеме бирелә.
Бөек Ватан сугышы каһарманы Насыйр Хафизов турындагы бу язма аның улы - «Стройсервис» төзелеш оешмасы мастеры Марсель Хафизовның гаилә архивыннан алып бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250