Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадерле һәм үз кеше!

Безнең Норма һәм Кариле авыллары күркәм кешеләре, үрнәк гаиләләре белән данлыклы. Шундыйларның берсе - Шакировлар гаиләсе. Шәмси абый белән Сайма апа (алар инде мәрхүмнәр, урыннары оҗмахта булсын) бөтен йөрәк җылысын биреп 4 малай, 2 кыз тәрбияләп үстерделәр. Сүзем кызларның берсе, тәрбияче - Рушания Шәмси кызы Шакирова хакында.

Рушания хезмәт юлын пешекче булып башлый, аннан соң тәрбияче ярдәмчесе, соңрак тәрбияче булып эшли. Читтән торып Казан педагогия училищесына укырга керә. Ул эшләгән «Теремкәй» балалар бакчасы һәрчак тирә-юньгә ямь биреп торды. Бакчага Кариле һәм Норма балалары йөрде. Ул елларда Мәгъфирә Хәнәфиева - тәрбияче ярдәмчесе, Рушания - тәрбияче, Роза Аитова - пешекче, ә мин үзем Рушания Шакирова мөдир булып эшләдем (газета укучылар аптырашта калмасын: безнең фамилияләр дә, исемнәр дә бер үк). Рушания һәр сабыйның үз көен тапты, аларны үз баласыдай якын күреп тәрбияләде. Балаларны 4 төркемгә бүлеп, программа таләп иткәнчә шөгыльләр үткәрде. Бер мизгелне әйтеп узмый мөмкин түгел: балалар тын да алмый «Кәҗә һәм бүре» әкиятен тыңлый, шул вакыт «...бүре кәҗә бәтиләрен ашап киткән» дигәч бер бала елый ук башлады. Үзем дә гаҗәпкә калдым. Тәрбияче әкиятне бала күңеленә сеңдерерлек итеп сөйли, ирексездән үзең дә бер мәлгә балачакка кайтасың.
Ата-аналар җыелышларының берсе дә концерт-театрсыз үтмәде. Рушаниянең артистларча уйнавына, моңлы тавыш белән җырлавына соклана идек. Бүген Норма балалары Кариле балалар бакчасына йөри. Рушания апалары да шул бакчада эшли.
Рушания Шәмси кызына Ходай тарафыннан иң матур сыйфатлар бирелгән: ул туганчылык-лы, олы йөрәкле, бала җанлы кеше. Һәркемнең күңеленә ачкыч таба белә, кирәк чакта туганнарына, дусларына ярдәм итә. Ул һәркешене якты йөз һәм мул табын белән каршы ала. Әти-әнисен дә зур хөрмәт белән тәрбияләп, кадерләп соңгы юлга озатты, әле дә булса ул аларны сагынып яши, алар рухына догалар кыла.
Нинди генә сүзләр белән аңлатсам да, Рушаниянең яхшылыкларын язып бетерә торган түгел. Кешелекле, ярдәмчел, намуслы, кече күңелле ул.
«Агачның яшен боҗралардан, кеше гомерен эшләгән эше, кылган гамәлләре белән билгелиләр» диләр халыкта. Рушаниянең гомере заяга узмаган: ул яшьлек мизгелләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган педагог. Һәм ул шуның белән бәхетле дә. Киләчәктә кылган иге-лекләрегезнең әҗерен күреп, сәламәтлектә, муллыкта яшәү насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250