Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Калырсың син безнең күңелдә

Вакытсыз арабыздан киткән хезмәттәшебез, Иске Салавыч авылы егете Фәнил Сәйфетдиновка багышланган соңгы истәлегебез.

Мизгел арасында югалдың син,
Шаккатырып бөтен авылны.
Нигә, диеп үрсәләнде йөрәк,
Ташып чыкты хисләр давылы.

Ирексездән күз яшьләре акты,
Ә күңелдә кайный мең сорау.
Яшьнәп, гөрләп яшәр вакытында,
Яшь гомерне сукты шул кырау.

Ирләр булып, ирләр еладылар,
Авыр иде бөтен кешегә.
Кичә генә арабызда идең,
Кермәгәндер хәтта төшеңә.

Кешелекле булдың һәркемгә дә,
Игелегең китап язарлык.
Мондый кешеләр бит арабызда,
Бармак белән генә санарлык.

Гади булып калдың һәрвакытта,
Күрмәдең син юк-бар ваклыкны.
Ачу белән түгел, яхшылыкта,
Яуладың син күңелен халыкның.

Төрле вакыт булды эшләгәндә,
Кеше күңеленә юл таптың.
Сабыр булдың кирәк вакытларда,
Безнең өчен күпме ут йоттың!

Олыладың өлкән кешеләрне,
Киңәш бирдең һәрчак яшьләргә.
Йөрәгеңә якын алдың барсын,
Каян көч алдың син яшәргә?

Оештыра белдең һәр эшеңне,
Сүзең үтте һәрбер эшчегә.
Яратмаганнары да булгандыр,
Ярап булмый һәрбер кешегә.

«Айт, малайлар» - диеп керерсең күк,
Бүлмә ишекләрен киң ачып.
Язмышларны булмый шул үзгәртеп,
Күрәчәктән булмый шул качып.

Бөтен авыл килде җирләгәндә,
Дусларың күп иде һәр җирдә.
Һаман шулай яшь һәм матур булып,
Калырсың син безнең күңелдә.

Әти-әниеңә, гаиләңә,
Без телибез олы сабырлык.
Иңнәреңдә бүген аларның,
Күтәрә алмаслык авырлык.

Балаларың рәсемеңә карап,
Өзгәләнер әле мең тапкыр.
Күпме гомер үтәр синнән башка,
Синсез тагын күпме таң атар?

Яхшылар анда да кирәк, диләр,
Дөнья шулай бара, күрәмсең.
Аңа хәзер дога гына кирәк,
Гөлзия, бәгърем, ничек түзәсең?

Урыныңа яңа кеше килде,
Эшләр бара әле бер көйгә.
Син калдырган ныклы нигез белән
Барабыз без һаман гел үргә.

Кечкенә генә уңышыбыз да,
Яхшылыкка кылган эшебез.
Һәрберсе дә сиңа багышланып,
Дога булып барсын,
Тыныч йокла, хезмәттәшебез!

«Татарстан» җәмгыятенең Иске Салавыч авылында урнашкан ферма коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250