Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кар көрәргә әзерләр

Кышка кердек. Ишеп кары да явар, бураны да булыр бер заман. Авыл урамнарын, юлларын кар көртләре каплап китәр.

Әмма Куныр, Шода авылларында яшәүчеләр өчен мондый көннәр куркыныч түгел. Чөнки белеп торалар: «Якты юл» хуҗалыгы ел саен урамнарны-юлларны чистартуны «яхшы» билгесе куярлык итеп башкарып килә. Ул бу кышта да шулай булачак. Механизатор Нуретдин Гайсинның көчле егәрлекле «К-744» тракторы (районда бердәнбер) кар көрәргә чыгарга әзер тора. Эттергечен дә яхшылап ремонтлап, шомартып куйган. Рәфыйк Гамбәров иярләгән «Т-130» тракторы да кирәк булу белән эшкә чыгарга әзер. Хуҗалыкта мастерскойга ремонтларга ике «Беларусь» тракторын да керткәннәр. Ремонтчыларга мастер-көйләүче Рәис Сәгыйтҗанов ярдәм күрсәтә, иске частьларны сүтә, төзәтеп булырдайларын төзәтә. Гараж мөдире Ирек Садыйков эштә киртәләр булдырмау хәстәрен күрә. Язга кадәр кыр эшләрендә катнашырдай барлык тракторларны да ремонтлап чыгарга исәпләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250