Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кариле авылыннан Чулпан Габделганиева: “Уңайлы мохит” уңайлымы – сүзем шул хакта.

Тирә-юньдә яз хакимлек итә. Кояш елмаеп үзенә чакыра. Дүрт стена арасында яшәгән күңелнең киң дөньяга чыгып, иркен сулыш аласы килә.

Карап хозурланып торуы нинди рәхәт! Зәңгәр күк йөзе. Кошлар моңы. Гөрләвек тавышы. Табигать уяна. Ә аннан соң ямьле җәй киләчәк. Тормыш дәвам итә. Язмыш - син никадәр кырыс булсаң да, без көрәшеп яшәр өчен яратылган.
Көрәш, көрәш... Язмышның гомер юлы соңгы сулышка кадәр көрәшкә корылган. Җиңелмәскә генә кирәк. Җиңелмим дисәк тә, алда каршылыклы юллар ята. Шуларны төзәтү өчен "Уңайлы мохит" программасы эшли башлады. Аллага шөкер, районыбызда да безнең өчен хәзер уңайлыклар булып килә.
Район үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен кибетләргә, даруханәгә, мәдәният йортына коляска белән кереп-чыгу юллары җайлашса да, ләкин әле кайбер килеп җитмәгән җитешсез яклары бар. Кайбер пандуслар артык бачкыч биеклегендә күтәртелгән, хәтта тоткычлары да юк. Кайбер дөрес эшләнелгән пандусларның да кырыйда тотыныр өчен җайланмалары тиешле дәрәҗәдә үк куелмаган, уңайлы түгел.
Кибетләр каршына пандус куелса да, ишекнең тупсасыннан коляска белән керу авырлаша. Газаплана торгач яки бер мәрхәмәтлесе ярдәм кулы сузгач кына кереп китәсең. Район үзәгеннән тыш авылларда әле нигәдер мохитнең "уңайлылыгы" сизелми. Кайчан килеп җитәр - билгесез?! Кайчакларда кибет ишек төбендә кемнеңдер кирәкле әйбереңне алып чыкканын көтеп утыруны җиңел дип әйтеп булмый. Аллаһы Тәгалә сабырлыкларны гына җуймасын...
"Уңайлы мохит" безнең күңелләрне сөендереп, өмет чаткысы уята торган сүз булса да, безнең өчен башкарылган эшләрнең җиренә җиткереп, таләпләр буенча үтәлмәве көендерә. Коляскадан торып, бер адым гына булса да шул авыр араны үтеп, барасы юлыңны дәвам итеп булса иде икән ул...
Ләкин кырыс язмыш андый мөмкинлек бирми шул. Каршылыклы юлларны сабырлык белән ничек тә булса җиңеп, яшәргә өйрәнгән мин генәме соң бу дөньяда?! Юк шул, арабызда андый җаннар тагын бар. Безнең дә бит мөстәкыйль рәвештә йөрергә хакыбыз бар. Ләкин язылган кырыс язмышны үзгәртеп булмый - безгә бары көрәшеп яшәргә генә кала. "Уңайлы мохит", син генә артык кырысланма?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250