Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Картлык та шатлык

Картлык шатлык түгел, дияргә ярата өлкәннәребез. Әмма тормыш бакчасында агачлар тәмле җимешләр белән сөендереп, үзең исә шул бакчаның патшасы булсаң, картлык та шатлык була ала икән, Карадуган авылында гомер кичерүче Саҗидә һәм Рафаэль Камалетдиновлар да нәкъ шулай уйлый.

Баскан җирдә ут чыгаручы Саҗидә апа белән үтә дә тыныч холыклы Рафаэль абыйлар гаиләсендә еш кунак булырга туры килә. Барган саен сокланып туя алмыйм үзләренә. Парлы тормыш юлы үтеп, өлкәнәя барган саен, бер-береңнең кадерен белеп, балалар-оныкларга терәк, олы ярдәмче булып яшәүләргә ни җитә соң!?
Карадуган авылының олы хөрмәткә лаек кешеләре Саҗидә апа белән Рафаэль абый күптән инде лаеклы ялда. Әмма дәүләт эшендә булмасалар да, бер генә минутта эшсез торганнары юк. Кеше кушканга яки мәҗбүр иткәнгә түгел, күңел тынычлыгы өчен һәм балаларга ярдәм итү йөзеннән һәрвакыт хәрәкәттә алар. Оныклар тәрбияләү, мал-туар, кош-корт асрау дисеңме, барысы да өлкәннәр ярдәме белән башкарыла. Рафаэль абый һәр җомга саен мәчеткә йөреп, күңелен иман белән баета. Саҗидә апа исә иҗат җанлы кеше - «Ясмин» ансамбле солисты. Карадуганның гына түгел, күрше-тирә авыл сәхнәләрендә дә чыгыш ясап, үзенә күпме рәхәтлек, җан тынычлыгы ала. Картлыкта да тулы канлы тормыш белән яшәүче бу гаилә күпләр өчен үрнәк диясе килә. Камалетдиновлар нигезенең кунакчыл булуында да өлкәннәрнең өлеше бик зур. Туганмы ул, дусмы, я булмаса очраклы рәвештә аларга кергән чит-ят кешеме, биредә һәркемгә якты йөз, тәмле сүз, мул табын. Аш-суга осталык буенча якын-тирәдә Саҗидә апага тиңнәр юк. Тормышта исә төпле фикер һәм уен-көлке Рафаэль абыйныкы. Менә шулай матур тормыш корып, инде аның татлы җимешләрен татучы Саҗидә апа белән Рафаэль абый балалар-оныклар игелегендә, якыннарының ихтирамын тоеп, картлыкны да шатлык итә ала. Сокланырлык та, горурланырлык та, гыйбрәт алырлык та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250