Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карык-Сөрмәдә –– “Хезмәт” десанты. Бер әйләник авыл урамнарын .... (фото)

Бер әйләник авыл урамнарын ... дидек тә, китапханәче Мария белән Югары очка таба юл алдык. Аяк астында Урал ташы, узган ел җәйгәннәр, үкчәле туфлиең белән керт-керт кенә басып йөреп булмый, шуңа да тирә-яктагы өйләрне әкрен генә күзәтеп менәбез.

Өйләр төзек, матур, буялган. Хуҗасы булып та, кадерсезләнеп яткан бер генә йорт та күренми. Авыл кешеләренең уңганлыгы, пөхтәлеге, җыйнаклыгы күзгә ташлана. Һәркем үз территориясен чиста, тәртипләп тота икән биредә. Юк, юк, "Хезмәт" десанты киләсен алдан белгәнгә күрә чистартып куйганнар, дияргә ашыкмагыз, без әйтеп килмибез, редакция "самолеты" кая ташлый, шунда "коелабыз". Арада хуҗасыз буш калган өйләр дә шактый - шундый 4-5 йорт күзгә ташланды, инде ишелә, таркала башлаганнары да бар.

Капма-каршы урнашкан өйләр арасында ике катлылары да очрый, борынгы булсалар да, ремонтлагач, ял итеп торалар, әнә, берсенең беренче катында картлар, икенче катында яшьләр тора. Өлкәнәйгәч, баскычлардан икенче катка менеп йөрүләр җиңел түгел шул. Тарихи корылмалы өйләр хәйран күренде монда, берсенең капкасына кадәр сакланган, келәте дә, өе дә исән. Заманында ул келәт кибет булган, диләр.

Шунысы игътибарга лаек , ул корылмаларда бүген дә кеше яши һәм тарауландырып түгел, бик тә төзек халәттә тоталар.Тәрәз төбе тулы чәчкә, гади генә түгел, берсеннән-берсе затлы, сатудагы кыйммәтле гөлләр, мондый манзараны шушындый кече авылларда гына очратсаң инде, хәзер күп өйләрдә гөлләрнең тамыры корыды. "Аларны Казанның "Икеа", "Ови" сәүдә үзәкләреннән алып кайтып утыртабыз, ди культурный хуҗабикәләр.

Вагон кибетләре бар икән, бикле иде, сатучысы товарда булып чыкты. Кибет авыл эшмәкәренеке. Янәшәсендә терәүле, иске почта бүлекчәсе. Эчен кереп карыйсы килгән иде, ишегендә йозак булгач, кире борылдык. Урам тып-тын, җәйге каникул чоры булса да, бала-чага күренми. Урта Көшкәт мәктәбенә 6 бала мәктәп автобусында йөреп укый, алты бала бакча яшендә, шуның дүртесен әти-әниләре шәхси транспортта Урта Көшкәт балалар бакчасына йөртә, икесе әби-бабасы белән өйдә тора.

Авылның өч студент егете Ижауда югары белем ала, инженерлык һөнәрен сайлый егетләр. Ләкин авылда эш көтеп тормаганлыктан, бирегә кайтырга исәпләре юк икән."Нәкъ менә авыл хуҗалыгына кирәкле инженер булачаклар бит, бәлки кайтырлар", дип тә карадык, дәшүче булмады. Димәк, язмышлар сайланган, авылга кайттым юк. Менә шундый вәзгыять.

Шулай да атлый торгач авылның берничә бөртек киләчәген очраттык - капка төбендә балалар уйный. Берсе Мария апаның оныгы булып чыкты. Финский йортта фельдшер-акушерлык пункты урнашкан. Йортларга су керсә дә, урамда колонкалар күренә, алар будка эченә урнаштырылган.
Көндезге урам тынлыгын бозып яңгыр орып үтте. Кыртлый тавык чебешләре белән утарга йөгергән кебек, без дә ышыкланыр урын эзләп чаптык. Ул көнне яңгыр монда гына - урыны белән генә яуды булып чыкты. Авылның бүгенгесе белән танышып, киләчәген кайгыртып йөргән "десантчы"лар ялгыз яңгыр болытының болай кылануын моны нәрсәгә дә юрарга белмәде. Яңгыр начар мыни, яхшыга юрыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250