Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайтаваз: "Балтач юллары кардан ничек чистартыла"

Күптән түгел сайтыбызда "Балтач юллары кардан ничек чистартыла, шул хакта (сораштыру)" язмасындагы быел Балтачта урамнарны кардан чистарту яхшы оештырылган дигән хәбәргә "кайтаваз"лар килә башлады.

Гадәттә, әлеге хәбәр белән килешмәүчеләр иде алар. Бистәнең Ленин урамының күпфатирлы йортларының берсендә яшәүчеләр "Безнең йорт түбәсеннән ишегалды ягына кар ишелеп төште. Машина белән үтеп йөрерлек кенә түгел, җәяүлегә дә юл калмады. Әлеге мәсьәлә буенча кардан чистартыру өчен авыл җирлегенә һәм торак-коммуналь хуҗалык идарәсенә кабат-кабат шалтыратулар да нәтиҗә бирмәде. Кичә төш вакытыннан бирле 10 тапкыр шалтыраттык. Бүген төш вакыты үтеп китте инде, кар һаман шунда ята бирә. Шулай ук тротуарның "Алтын ай" кибете каршындагы тыкрыкка чыгучы өлеше дә тиешенчә чистартылмый. Зыйрат янындагы сукмакны быел гомумән искә алган кеше юк," дип хәбәр иттеләр.
Әлеге язма басмага әзерләнгән минутларда ишегалдындагы карны эттерделәр, дигән хәбәр килеп иреште. Укучыларыбызның шулай оператив булулары өчен "Хезмәт" редакциясе коллективы исеменнән рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250