Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көчсезләр коралы

Җәмгыятьнең тагын бер дошманы барлыкка килде.

Ул көчле һәм куркыныч, усал һәм мәкерле. Сүз террорчылык турында бара. Аны җиңмичә беркемгә дә, беркайда да тынычлык булмаячак. Террорчылыкны 21нче гасыр чумасы дип атап була. Чөнки ул чигенү, җиңелү дигәнне белми. Статистикага күз салсак, ике көнгә бер мәртәбә теракт эшләнә, алар нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр һәлак була. Терактлар саны елдан-ел арта. Террорчыларның әзерлеге камилләшә. Терактлар алда булганына караганда һәрвакыт куркынычрак була. Мәскәүдәге йортлардагы шартлау, Дубровкадагы театр үзәгендә өч көн дәвамында 900 кешене тотык (заложник) итеп тоту... Кызганычка каршы, әлеге исемлекне озак дәвам итәргә булыр иде. Әлеге вакыйгалар беркемне дә битараф калдырмый. Кемнәр өчендер бу хәлләр олы фаҗига, ә кемнәргәдер шатлык. Беркем дә террорчыларның кайчан, кайда, кемгә һөҗүм итәсен һәм аның ни дәрәҗәдә куркыныч буласын белми.
Республикабызда, районыбызда террорчылыкка каршы үткәрелүче профилактика чараларына зур игътибар бирелә. 20нче июльдә Казанда террорчылыкка каршы киң колачлы өйрәнүләр планлаштырылган иде. Ә 19ында бөтен татар дөньясын тетрәндергән теракт кылынды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Якупов үтерелде. 15 минут аерма белән Татарстан мөфтие Илдус Фәизовны үтерергә омтылдылар. Бәхеткә каршы ул исән калды.
Террорчылык яхшы һәм начарга бүленми. Аның милләте дә юк. Чечен һәм гарәп халкы барысы да террорчылар дип әйтү дә дөрес түгел, чөнки милләтне аерым вәкилләрдән чыгып кына бәяләргә ярамый. Ислам - террорчылар дини дигән сүзләр дә нигезсез. Террорчылык ул хәрби алымнар белән эш итә белмәүче көчсез кешенең коралы. Аны бары ил белән күтәрелгәндә генә җиңеп булачак. Ә иң мөһиме террорчылык килеп чыгуның сәбәпләре белән көрәшергә кирәк. Шул вакытта гына әлеге афәтнең киләчәген юкка чыгарачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250