Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кече Лызи авылында электән килгән гореф-гадәтләр саклана

Әти-бабаларының милли традицияләрен һәм гадәтләрен онытмаган халык гомерле була. Безнең Кече Лызи авылында электән килгән гореф-гадәтләр сакланып, буыннан-буынга күчә.

Кышны озату («Масленица») бәйрәмен бөтен авылыбыз белән әби- бабаларыбыз калдырган традицияләр буенча матур итеп үткәрдек. Авыл мәдәният йортында иртәдән музыка уйнады. Төш чорында нәни балалардан башлап әби-бабайлар - барысы бәйрәмгә ашыкты. Тәмле коймак исләре борыннарны кытыклый, өстәлдә самавыр кайный. Бәйрәм кыза. Күп төрле уеннарда, конкурсларда катнашып халык мәш килә. Әнә ирләр белән хатын-кызлар аркан тартуда көч сынаша, балалар чүлмәк вата, ирләр хатыннары утырган чананы тартып элдерә, «балык тоталар», итекләр «оча». Монда иң җитезләре булып Нурсил Заһидуллин белән Лариса Михайлова танылды. Граната ату, армрестлинг буенча ярышлар, берсеннән-берсе күңелле концерт номерлары... Ярышлар да, уеннарда катнашучыларга, җиңүчеләргә бүләкләр дә мулдан. Рәхмәт инде иганәчеләргә. Кышны озатып язны шушылай зурлап каршылауга матди ярдәмнәрен кызганмаган «Сорнай» җәмгыятенә (җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗев), эшмәкәрләр Рәис һәм Фәнис Хөсәенов, Сергей Плотников, Фидаил Гомәров, Рафик Алексанянга бик күңелләре булып таралышты халык мәйданнан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250