Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел тулы рәхмәт хисе

Салкын кышлар артта калды, ниһаять, ямьле язларга аяк бастык дип сөенеп йөрер көннәрдә гаиләбезгә бик тә авыр хәсрәт килде.

17 апрель көнне, хуҗалыгыбызда янгын чыгып, бер кат өс киемнәребез белән урамда калдык. Мин инде олы яшьтә, бик авырлык белән генә йөрим, улым тумыштан беренче төркем инвалид, кызым Лидия фермада терлекләр карый - яңа йортлар җиткерерлек көч-куәтебез юк, нишләрбез, дип кайгырдык. Ярый әле, янәшәбездә миһербанлы, игелекле кешеләр бик күп икән. Безгә матди һәм рухи ярдәм күрсәткән кешеләрне санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде.

Янгын чыккан көнне үк хәлебезне белгән, ярдәм ышандырган һәм сүзендә торган, төзелеш барышы белән даими танышып барган, аны мөмкин булганча кызулаткан район башлыгы Рамил Нотфуллинга, башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакировка, эшчеләрне ашатуны оештырган, төзелеш материаллары белән ярдәм иткән «Татарстан» җәмгыяте рәисе Айнур Нотфуллинга, бөтен төр документлар артыннан йөргән җирле үзидарә рәисе Рәшит Насыйбуллинга, аның ярдәмчесе Һидая Шакирҗановага, башкарма комитетның әйдәп баручы белгече Гөлнара Әхмәдиевага, иминиятләштерү акчаларын бер атна эчендә түләүне оештырган «Ак барс» компаниясе коллективына, район гадәттән тыш хәлләр оешмасына, «Водстрой» ширкәте җитәкчесе Рифат Закировка, «Балтач Агрохимсервис» җәмгыяте җитәкчесе Наил Гыйләҗевка, «Юлчы» җәмгыяте җитәкчесе Камил Таҗетдиновка, «МДСУ-1» җитәкчесе Рәшит Ильясовка, «Стройсервис» җәмгыяте җитәкчесе Наил Сафиуллинга, «Ушма» ширкәте җитәкчесе Фәнис Гайнетдиновка, Малмыж шәһәрендә яшәүче Геннадий Васильевка, барлык авылдашларга, туганнарга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Рәхмәтебезнең олысы берничә ай эчендә безне матур, уңайлы йортлы иткән «Таймас» ширкәте коллективына, эшчеләргә, җитәкчеләре Наил Рәхимҗановка! Менә шушы кадәр кешеләр ярдәме, тырышлыгы белән без инде 26 сентябрьдә яңа нигездәге яңа өебезгә күчендек. Мең-мең рәхмәт сезгә, игелекле кешеләр! Эшләрегез уңышлы, тормышларыгыз мул, имин булсын! Хәвеф-хәтәрләр күрмәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250