Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелләрне яктыртсын, йөрәкләрне җылытсын

Кеше гомере табигать тарафыннан бирелгән иң зур бүләк. Аны матур итеп үтү, үзеңнән соң якты эз калдыру, картлыгыңны муллыкта һәм горур каршылау һәркемнең үзеннән тора.

Менә шушы табигать биргән бүләкнең чын мәгънәсендә кадерен белүче өлкәннәребез 2нче октябрь көнне район мәдәният үзәгенә җыелды. Аларны иң элек чәй табыны артында хөрмәтләделәр. Аннан соң өлкәннәр хөрмәтенә концерт тәкъдим ителде. Кайнар котлаулар, изге теләкләр аларның күңелләрен яктыртты, йөрәкләрен җылытты.

Бәйрәме бар халык бай халык, диләр. «Өлкәннәр бәйрәме»ндә үзләренең олуг юбилейларын каршы алучылар бу көнне икеләтә бәйрәм итте. Балтач җирлегендә яшәүче 13 юбиляр бәйрәм күчтәнәчләренә ия булды. Ә менә Балтачта яшәүче Галия Нәбиева өчен бәйрәм сәхнәсенә күтәрелү өчләтә сөенеч булгандыр. Яшьлегендә биюче булган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан Галия апа бу көнне сәхнәгә биюче ролендә түгел, ә юбиляр буларак күтәрелде. Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район җитәкчелеге бүләген аңа Рамил Нотфуллин кул кысып үзе тапшырды.

Алтын туйларын билгеләп үтүче Мәүлихә һәм Гыйльван Ибраһимовлар да бу көнне чараның иң мөхтәрәм кунаклары булды. Тәбрикләүләргә бик бай булды бу бәйрәм. Бакчаларын шау чәчәккә күмгән, аңа күңел җылысын биреп әкият дөньясына әверелдергән бакчачы-өлкәннәребезгә дә бәйрәм бүләкләре тапшырылды. Марзыя Шәйхетдинова «Бакчам түре - гөлбакча», Суфия һәм Энгель Гадельшиннар «Бакчамда көньяк кунаклары», Мария һәм Рашит Йосыповлар «Куллар тудырган могҗиза» номинацияләрендә җиңүче дип табылды. Аларга багышлап районыбызның яшь артистлары белән бергә өлкәннәребез дә чыгыш ясады. Моңлы җырлар, дәртле биюләр алкышларга күмелде. Яшьлекләре инде артта калган, тик шулай да дәрт-дәрман сүнмәгән, олы тормыш тәҗрибәсенә ия өлкәннәребезнең йөзләрендәге елмаю, күңелләрендәге шатлык хисе нур булып тирә-юньгә таралды.

Рәсемдә: Галия Нәбиеваның муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин кулыннан Рәсәй Президентының Котлау хатын кабул итеп алган мизгеле.

Җылы караш бик тә тансык әле
Нечкә хисле безнең җаннарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250