Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кеше китә — гүзәл биналары кала

«Ир кеше балалар үстерергә, агачлар утыртырга һәм үз гомерендә бер генә булса да йорт салырга тиеш» диләр.

Авылдашым Шамил Зарипов салган биналар берәү-икәү генә түгел. Искиткеч үзенчәлекле һәм бихисап күп алар. Гаҗәп түгел, чөнки ул 34 ел дәвамында Ижау шәһәрендәге «Удмуртгражданпроект» институтында архитектор булып эшләде. Соңгы 15 елда баш архитектор иде.
Шамил Түнтәр сигезьеллык, аннары Чепья урта мәктәбендә укыды. Казан төзелеш-архи-тектура институтын тәмамлагач, ул эшкә Ижау шәһәренә җибәрелә. Моннан 10 еллар элек, авылга кайткач, ул: «Шәһәрнең цирк бинасын проектлыйбыз. Барлык сызымнарны компьютерда башкарабыз», - дигән иде. Хәзер бу бина Ижау шәһәренең бер бизәге. Баш архитектор буларак, аның йөрәк җылысы өрелгән биналар һәм комплекслар монда бихисап: А.С. Пушкин һәйкәле һәм Удмурт Дәүләт университеты скверы, Дәүләт курчак театры, зоопаркның төп биналары фасады, «Чекерил» тау-чаңгы спорты комплексы, теннис корты, А.Демидов исемендәге ату спорты комплексы, Удмуртия Республикасы Президенты резиденциясе, «Изге Михайлов» соборы, «Халыклар дуслыгы» республика мәдәни үзәге, республика драма театры, УРның Верховный суды бинасы, Ижау сусаклагычының яр буе комплексы, «Север», «Аэропорт», «Строитель», «Столичный», «Төньяк-көнбатыш» торак микрорайоннары, Камбарка шәһәренең генераль планы һ.б. Болар турында «Удмуртская правда» газетасында киң итеп язылган.
Шамилнең гади, кече күңелле һәм ярдәмчел булуын хезмәттәшләре мактап сөйли. Бер үк вакытта ул үзенә һәм иптәшләренә карата таләпчән була, үз эшенең остасы булып кала. Алар иҗат иткән комплекслар зәвыклы булулары белән югары бәяләнә, халык күңелендә рәхәтлелек уята. Ул үзенең коллективы белән республика һәм Россия күләмендә үткәрелгән күптөрле бәйгеләрдә катнаша һәм җиңү яулый. Шамил Закир улы Зарипов төрле елларда «Россиянең мактаулы архитекторы», «Удмуртиянең атказанган архитекторы», «Россиянең атказанган архитекторы» кебек мактаулы исемнәргә лаек була. Хәзер аңа 60 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, күптән түгел мәкерле авыру аны арабыздан алып китте. Якташыбыз иҗат иткән биналар һәм комплекслар сокланырга, горурланырга, хозурланырга калды. Алар Удмуртия башкаласының гүзәллеге булып гасырлар дәвамында сакланыр.

Рәсемнәрдә: Шамил Зарипов иҗат иткән кайбер архитектура комплекслары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250