Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыкара инвалидлар көнендә «Уңайлы мохит» дигән тоталь тест үткәрәчәкләр

Пәнҗешәмбе көнне, 3 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көнендә, уңайлы мохит һәм инклюзив аралашу күнекмәләрен оештыру темасына «Уңайлы мохит» гомумроссия иҗтимагый онлайн-акциясе узачак.

Тест россиялеләрнең мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең проблемалары һәм ихтыяҗлары һәм алар белән аралашу этикасы турында хәбәрдар булу дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Ирекле тест барлык теләүчеләр өчен үткәрелә. Быел, хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре өчен төп Тоталь тесттан тыш, мәктәп укучылары өчен аерым тест узачак. Акция 3 декабрьдә 8:30да мәктәп укучылары өчен һәм 10:00дә өлкәннәр өчен старт ала.

Катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк edu.rirportal.ru/total-test. теркәлгәннән соң шәхси кабинетка сылтама килә, аның буенча 3 декабрьдә тест узарга мөмкин булачак.

2019 елда тестта илнең 72 субъектыннан 14 меңнән артык кеше катнашты.

Проектны Гомумроссия милли фронты тормышка ашыра.

Фото: скриншот edu.rirportal.ru/total-test

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар ункөнлеге тоталь тест