Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләчәккә – үткәннәр аша (фото)

Беренче тапкыр Флера апа Кәлимуллина белән мин 1983 нче елныӊ ноябрь аенда таныштым. Балтач мәктәбенә яӊа югары уку йорты бетереп кайткан тарих укытучысы өчен аныӊ ачык дәресендә катнашу миндә гаҗәпләнү хисе белән истә калган икән.

Дәресне эмоциональ, төгәл, үзенә генә хас тапкырлык һәм эчке ышаныч белән тарихи фактларга таянып алып баруына соклану һәм «болай да дәрес укытып була икән», дигән фикерләү тудырган иде. Баксаӊ, Флера апаныӊ укытучы буларак беренче күрүдә сиземләгән сыйфатлары, аныӊ кешелекле һәм намуслы, туры сүзле, балалар өчен янып-көеп яшәве, һәр нәрсә өчен борчылуы аныӊ гомере буе озатып барган икән.

Елныӊ соӊгы көннәрендә бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре бергә өелгән вакытта - 27 декабрь көнне Норма мәдәният йортында тулы зал тамашачы белән мәртәбәле чара уздырылды. Кариле һәм Норма авыл халкы, үзләренеӊ авылдашлары, мәртәбәле хөрмәткә лаек Укытучыларын искә алу, олылау өчен шушылай бердәмлек, тупланганлык күрсәткәннәр.
Бу кичә Арча районында туган, әмма чыгышы һәм тормышы белән шушы төбәк кешесе булган Флера апаны искә алып, дөньяныӊ гүзәллеген, кеше хәтеренеӊ тирән һәм рәхмәтле була алуын ачып күрсәтте. Инде оныклары буй җиткән апа-абыйларныӊ аныӊ турындагы истәлекләре шулкадәр җылы хисләргә төренгән ки, әйтерсеӊ лә 50-40 ел вакыт үтмәгән дә, алар шул вакыттагы тәэсирләрен һаман да йөрәк түрләрендә саклыйлар.

Укытучы, класс житәкчесе, район комсомол оешмасыныӊ II секретаре, пропагандист, киӊ кырлы җәмәгать эшлеклесе, мәктәптә мүзей оештыручы һәм аныӊ туплануын тәэмин итүче, шул заманныӊ идеологиясен файдаланып, патриотизм хисе аша туган җиргә мәхәббәт тәрбияли алучы, күпләрне туры тормыш юлына бастыручы, соӊрак ислам тәгълимәтен күзаллап-аӊлап, үзенеӊ моӊарчы дөньяви фикерләвен җиӊеп дини юлга басучы һәм бу өлкәдә дә үзен мөгәллимә буларак таныткан шәхес - болар барысы да бер Флера апа Кәлимуллина башкарган эшләр.

Балтач бистәсеннән ветеран укытучы, тарихи эзләнүләр белән шөгелләнүче Ленура апа үзе белән алып төшкән элек төшерелгән видеоязмада комсомол туган көнне искә алу мәҗлесендә Флера апаныӊ экран аша сөйләтүе тамашачыга нык тәэсирле итте. Бу язмада ялкынлы чыгышы белән гүя укытучы безнеӊ арабызга әйләнеп кайткан иде. Балтач мәктәбендә тарих укыткан Мөбин Давыдов, Флера апа Кәлимуллинаныӊ укучысы, «Татарстан мәктәпләренеӊ атказанган укытучысы» исеменә лаек булган Гөлсем апа Миннебаева һәм башка кунакларныӊ чыгышлары олы шәхеснеӊ күпкырлы тормышын ачып бирде. Тормыш иптәше Мәлик абыйныӊ, туганннары, ветеран укытучылар Фәрит абый һәм Лена апа Кәлимуллиналарныӊ һәм бик күпләрнеӊ бу тантанада катнашуы кичәгә үзгә бер ямь өстәде. Мәлик абый, Флера апа гаиләсендә тәрбияләнгән балалары Наилә, Әнәс һәм Фәнис бу очрашуныӊ истә калырлык итү өчен күп көч куйганнар.

Ә инде мәртәбәле кичәнеӊ икенче бүлегендә Норма мәктәбе укчыларыныӊ туган төбәкләре - Норма һәм Кариле авылы тарих битләренә фәнни эзләнүләре, атаклы шәхесләренеӊ тормышларын өйрәнүләре Флера апа Кәлимуллинаныӊ башлаган эшенеӊ дәвамлы һәм нәтиҗәле булуын дәлилли иде. Фәнни эзләнүләрдә көч куйган укучылар бүләксез дә китмәделәр, данлыклы Казан органик-синтез оешмасында олы җитәкчеләрнеӊ берсе Фәнис Кәлимуллин аларныӊ һәркайсына истәлекле бүләк тапшырды.
Дәвамлы матур кичә тамашачыны ялыктырмавы аныӊ мәдәният йорты хезмәткәрләре Зилә Шәрипова һәм китапханәче Лилия Шәйхетдинова әзерләүдә һәм алып баруда иҗади якын килүләрендә булгандыр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250