Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Киләчәкне сайлыйбыз!» ди Балтачлылар

Хөрмәтле сайлаучы! Сайлау уча­стокларында хәзер кайнар эш вакы­ты. Барысында да 14 сентябрьдә бу­лачак сайлауларны көтәләр. Урналар урнаштырылган, кабиналар җиһазлан­ган.

Бөрбашта авыл үзешчәннәре сай­лаучылар өчен бай концерт програм­масы әзерләгәннәр. Ясле бакча кол­лективы күргәзмә үткәрергә җыена. Иң беренче булып тавыш биргән кеше хөрмәтенә махсус программа булды­рылган.
Балтачтагы үзәк китапханәдә урнашкан 1090нчы номерлы сайлау участогына килүчеләрне район мәдәният үзәге артистлары күңелле тамаша белән каршы алачак. Чәй йортыннан тәм-томнар китереләчәк.
Соңгы көннәрдә генә авыл мәдәният йортыннан урта мәктәп бинасына күчерелгән Кече Лызи сайлау участогында да сайлаучыларны зур әзерлек белән көтәләр. Теләүчеләргә коймак белән чәйдән өзеклек булмаячак.
Куныр җирле үзидарәсендә сайлаулар өчен ике участок әзерләнде. Кунырда да, Доргада да авыл үзешчәннәре мәдәният йорты каршындагы мәйданда концерт программалары күрсәтәчәк. Авыл эшкуарлары шушы тантаналы көн өчен шашлык пешерергә әзерләнә. Кайнар чәй, камыр ризыклары китереләчәк.
Барлык сайлау участокларында да беренче тавыш бирүчене хөрмәтләү, беренче тапкыр сайлауга килүче яшьләрне, иң өлкән сайлаучыларны күрсәтеп китү кебек истәлекле мизгелләр күп булачак.
14 сентябрь сайлау участокларында безнең үзебезнең киләчәк өчен сайлауда катнашуыбыз тантаналы бер бәйрәм көне дә булачак. Барыбыз да сайлауларга, участокларга килик.
Фото: http://rezervrt.ru/?id_refer=13980&nndddiz=1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250