Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кире кайтмый үткән гомерләр

Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр, Ераклардан әнкәм җибәргән. ... Туган кырларымда тибрәлгән.

Шушы җырны ишеткән саен Таһир абый искә төшә. Җырчы Таһир түгел, Кили авылында озак еллар китапханәче булып эшләгән хезмәттәшебез, остазыбыз Таһир абый Галиев турында әйтүем. Бергә эшләгән иптәшләре белән очрашкан саен ул әлеге җырны җырламыйча калмады. Без аны шулкадәрле хисләнеп тыңлый идек, әйтерсең лә ул җырдан зәңгәр мәтрүшкә исе килә, әнкәйләрне сагыну, юксыну ярылып ята, туган җиргә мәхәббәт юллана. Таһир абый инде арабызда юк, хәзер ул мәтрүшкәләр аның каберендә тирбәлә, гүя мәрхүм рухына дога кылалар сыман. Сагындыра, юксындыра Таһир абый. Ә нинди тыйнак, олы йөрәкле, мәдәниятле, сабыр кеше иде. Югыйсә, күңелендәге тойгыларының елга агымыдай көчле, ярсу һәм шул ук вакытта тын гына уйга талган чаклары да булгандыр...
Районыбызның Нормабаш авылында 1932нче елның 23 мартында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә ул. Бик күпләрнеке кебек үк аның да балачагын, яшүсмер чорын сугыш урлый. 1941нче елны Нормабаш башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1947нче елда Бөрбаш җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1951 - 1954нче елларда Совет армиясендә хезмәт итеп, Ватан алдында изге бурычын үти. Ул елларда халыкның аң-белемен күтәрү максатында ачылган Нормабаш авылының Кызыл почмагында, соңрак китапханәдә, Балтач сельпосында, Нормабаш кибетендә эшли. Нинди генә эшкә тотынса да, кешеләрне яратуы, аларны аңлый белүе аңа зур ярдәм итә. Авыл халкы да хөрмәт итә аны. 1965нче елдан Кили авылы китапханәсе мөдире вазыйфаларын башкара. Халык белән тиз аралашучан, китап кадерен, аның тәмен белеп, һәркемгә ачык чырай күрсәтеп, күп мәгълүматлы, бай эчтәлекле китаплар биреп озатып калган, халык арасында аң-белем таратучы Таһир абыйны балалар да, зурлар да үз итә. Аның урыны һәрвакыт китап белән китап укучылар арасында булды. Авыл китапханәчесе - ул бит әле авыл кешесенең шатлык-кайгыларын да иң беренче уртаклашучы. Китапханәдәге китапларны да күз карасыдай саклады, йомшак күңелле була белде. Тормыш иптәше Галимә белән аңлашып, йорттагы өлкәннәрне кадерләп, аларның сүзен хуплап, олылап, матур итеп яшәделәр. Уллар, кызлар үстерделәр, оныклар тәрбияләделәр. Ата-ана өчен хәсрәтләрнең иң олысын - бала хәсрәтен дә күрергә туры килде аларга. Сынгандыр, сыгылгандыр ата-ана йөрәге. Ләкин яраткан коллективын, хезмәттәшләрен беркайчан да онытмады Таһир абый. Бәйрәмнәр җитсә беренчеләрдән булып ул котлады, һәрдаим хәлләребезне белеп, сәламнәрен юллап торды. Лаеклы ялда булса да, Кили авылы китапханәсендә үткән чараларда актив катнашты, күп кенә бәйрәмнәрнең хөрмәтле кунагы булды. Яшь буынга үзенең файдалы киңәшләрен җиткерде, алар белән якыннан аралашты.
Сагынабыз, юксынабыз сине, Таһир абый. Тыныч йокла, бу язмам синең рухыңа изге дога булып барып ирешсен.
Рәсемдә: Таһир абый тормыш иптәше Галимә апа белән мәктәптә, клубта үткән күпсанлы очрашуларның һәрвакыт хөрмәтле кунагы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250