Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кировта “Хезмәт кешесе елы” булды. Бездә булырмы икән?

2013 ел күрше Киров өлкәсендә Эшмәкәр елы булган икән. Бу хакта, кызыксынып, эзләнеп түгел, очраклы гына белдем.

Ә аннан алдагы елны биредә Хезмәт кешесенә багышлаганнар иде. Монысын тәгаен беләм. Юк, интернеттан түгел. Малмыж районында чыга торган "Дуслык" газетасыннан укып. Ә аның кулга килеп керү тарихы болай.
Балтачта яшәүче, гомер буе "Агрохимсервис" җәмгыятендә Т-150 тракторында эшләгән җизнәмне соңгы берничә елда язгы, көзге кыр эшләрендә Киров өлкәсе "Кәлнә" агрофирмасына командировкага җибәрәләр. 2012 елның августында - кырда алны-ялны белми эшләгән чакта, аңа 60 яшь тулды. Агрофирма җитәкчесе Мансур Насыйпов, шул көнне кырга килеп, юбилее белән котлаган, кыйммәтле бүләк тапшырган. Һич кенә дә, син бездә сезонлы эшләүче, вакытлы гына кеше дип тормаган, "Дуслык" газетасыннан хәбәрче алып килеп, рәсемнәре белән газетага зурлап мәкалә яздырган. "Өлкәбездә - Хезмәт кешесе елы" рубрикасында урын алган бу язма әнә шул мантыйкка сыймаган ягы белән шаккатырган иде. Белмим, бәлки бу кадәресе җитәкченең шәхси тәрбиясеннән дә торадыр, тик минем үземә бу гайре табигый хәл булып тоелды.
Бездә сыер савучы, тракторчы-шоферларны күбрәк алдынгылар слетларында, елга бер мәртәбә Сабантуйларда олылыйлар инде. Юбилярларны да, җыйнап-туплабрак, берәр җыелыш-бәйрәмдә искә алып китәләр. Монысы да ярап тора инде, бер дә игътибар юк ише булмый, тик, ышанып әйтәм, Мансур әфәндечә эшләү күпкә нәтиҗәлерәк, күпкә кешелеклерәк! Әле дә бер генә бәйрәмдә шалтыратып котламыйча калмый Мансур әфәнде. Уйланырсың да... Әле бит шул елны җизнәбезне һәм аның белән бергә Балтачтан килгән хезмәттәше Ильяс абыйны Малмыж районы алдынгылар слетына да җибәрәсе иде, "үзегезнең кешеләр барсын" дип, безнекеләр баш тарткач, барыбер, зурлап, бүләген бирдертте. Кырда, техникада эшләргә кешесе калмагандыр, шуңа "эшли генә күрсеннәр" дип тырышадыр дияргә ашыкмагыз. Бездә дә тракторчылар санаулы инде, киләм дип атлыгып торган яшьләр күренми. Бүгенге буын пенсиягә китсә, Киров өлкәсендәге вәзгыять бездә дә кабатланачак. Сәбәп шуңарда гына дип уйласак, безнең механизаторларның да "уч төбенә утырыр" чаклары җитә, димәк.
Татарстаннан бик нык артта баручы дип, без еш кына күрсәткечләрне чагыштырып, сөенергә яратучы өлкәдә тулы бер елны гади хезмәт кешесенә багышлаулары үзе уйланыр өчен бер тема, шулай бит? Шулай дип яздым да, кызыксына калдым, туктале, минәйтәм, быел Кировта нәрсә елы икән? Интернетта җавап: "Гаилә фермер хуҗалыклары елы". Ә мин исә соңгы өч елда Татарстанда, Рәсәйдә нәрсә еллары булуны искә төшердем. 2012 ел Рәсәйдә Тарих елы булган, Татарстанда - Тарихи-мәдәни мирасны саклау елы. 2013 ел икесендә дә Әйләнә-тирәне саклау елы. Быел ил һәм республика күләмендә Мәдәният елы. Сезгә ничектер, белмим, минем үземә бу яктан янәшә генә ике төбәк арасында нигәдер аерма бик күп булып күренде. Ил күләмендә игълан ителгән ел барыбызга да кагыла, бәлки шуңадыр кировлылар, аңа өстәп, ниндидер икенче конкрет бер өлкәгә игътибарны арттырырга булганнардыр. Моннан нәрсә үзгәрә дияргә дә ашыкмагыз. 2010 елны Рәсәйдә һәм Татарстанда Укытучы елы дип игълан итүнең дә бит сәбәбен ул чактагы Президент Дмитрий Медведев укытучы, мөгаллим һөнәренә игътибарны арттыру дигән иде. Артмады, нәтиҗәсе булмады дип әйтеп булмый. Дөрес, мәгарифтәге буталчык вәзгыять аның "тәмен" бутады-бутавын. Тик, миңа калса, бу "ел" барыбер үз "эшен эшләде". Ә ил күләмендә әле аерым игътибар кирәк һөнәрләр бик күп. Нигә әле Татарстанга үрнәк-өлге күрсәтмәскә?
Юк, мин әйләнә-тирә мохитне, тарихи-мәдәни мирасны саклау, мәдәният еллары дип игълан итү начар димим, болар ил күләмендә игълан ителгән елларга аваздаш булгач, кабатланмыйча, кировлылар кебек, үзебезгә якынрак өстәмә юнәлешкә басым ясасак, нәтиҗәлерәк булыр иде дим. Әйтик, бездә әле кайчан Хезмәт кешесе елы булганы бар? Кирәк түгелме әллә?
Фото: http://bashmakovo.pnzreg.ru/agriculture_news/2011/11/21/16014623

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250