Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киңәшле эш таркалмас

Балтач мәдәният үзәгендә «Район сәнәгатендә эшмәкәрлек, фермер һәм крестьян хуҗалыклары: Үсеш юллары. Бизнес проектларда дәүләт ярдәме» дигән исем астында район конференциясе булып узды.

Анда ТР Инвестицияле үсеш Агентлыгы, фермер һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе, «Стандартпродмаш - Сервис» компаниясе кластер үсеш үзәге оештырган презентацияләр үткәрелде. Биредә катнашучылар төрле темаларга бай эчтәлекле чыгышлар тыңладылар, үзара фикер алыштылар.
Конференциянең пленар өлешендә муниципаль район башлыгы М.Х.Зарипов, икътисад бүлеге җитәкчесе А.Н. Зәкиев, шәхси эшмәкәр А.С.Закирова, Шода авылыннан фермер хуҗалыгы башлыгы А.Г.Дәүләтшин һәм башкаладан килгән кунаклар чыгыш ясадылар. Сөйләшүдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Соңыннан бертөркем эшмәкәрләргә югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкәннәре өчен бүләкләр тапшырылды. Конференция районыбыз эшмәкәрләрен олы эшләргә рухландырсын дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250