Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киттек Арборга, волейбол уйнарга! – 2 (фото).

Мактану булмасын дип, бу юлы язмаска уйлаган идем. Ләкин "Хезмәт" газетасы һәм сайттагы сәхифә белән даими танышып баручылар арасында волейбол турындагы мәкаләнең дәвамын сораучылар шактый күп булды. Шуңа да, кем әйтмешли, тамашачылар соравы буенча, 7 март көнне Арборда үткән волейбол ярышын бәян итәргә булдым.

Хәтерләсәгез, алдагы мәкаләдә ир-егетләр арасындагы волейбол уеннары турында язылды һәм хатын-кызлар уйнаячак волейбол ярышы анонсланды.
Алдагы ярышлар кебек үк монысының да үз традицияләре, үз тамашачылары, уенны ел буе көтеп торган үз уенчылары бар. Яраталар чөнки волейболны Арборда. Кызлар командасы күп еллардан бирле районда алдынгы урыннарда бара. Кызларның кайсысыннан гына сорасаң да, тренерлары - мәктәпнең физик тәрбия укытучысы Галимов Илдар Мөхәммәтнаил улы исемен телгә ала, аңа ихлас рәхмәт хисләрен җиткерә.
Мәктәп тугызеллыкка үзгәрү сәбәпле, 10-11 нче сыйныфны балалар Чепья мәктәбендә укый. "Төрле ярышларда Арбор командасына каршы уйнарга туры килә, бу - безнең өчен иң авыры. Чөнки безне волейбол уйнарга Илдар абый өйрәтте, ә хәзер аңа каршы уйнаган сыман", - диләр элеккеге укучыларыбыз.
Илдар Мөхәммәтнаилевич исә чын остаз - шәкертләре кайсы команда өчен уйнаса да, аның өчен иң мөһиме - аларның җиңүгә омтылуы, сау-сәламәт булуы һәм, әлбәттә, аны әнә шулай хөрмәт белән искә алулары.
7 март көнне оештырылган ярышларда да күбесенчә "Илдар абый кызлары" уйнады.
Беренчелекне - "Читтәге безнекеләр", ягъни 9 нчы сыйныфтан соң укуларын башка мәктәптә дәвам итүчеләр яулады, II урында - Студентлар командасы, III тә - мәктәп укучылары. "Авылым гүзәлләре" командасы IV урында. Ярышларның иганәчесе - Чепья торак - коммуналь хуҗалыгы һәм аның җитәкчесе - Кадимов Марат Таһир улы хатын-кызларыбызны 8 март алдыннан үзенең бүләкләре белән сөендерде.
Алдагы елларда да шушындый матур ярышларда очрашырга язсын, кадерле волейбол яратучы авылдашларыбыз!
Киттек Арборга, волейбол уйнарга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250