Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Клубта клуб эшчәнлеге

Норма мәдәният йортында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре «Кайгырту» дигән әти-әниләр клубының чираттагы утырышын уздырды.

Анда социаль яклау бүлегендә исәптә торучы балалар һәм аларның әти-әниләре чакырулы иде. Очрашу вакытында бүлек белгече «Тәрбия - иң җаваплы өлкә» дигән темага лекция укыды, анкеталар уздырды. Түгәрәк өстәл артында угрылык, балигъ булмаган балаларны кыерсыту, гомумән, әхлак мәсьәләсенә, балалар иминлегенә карата әңгәмә корылды. Соңыннан һәркем клубның истәлекле бүләкләренә лаек булды.
Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250