Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комиссарны күрү — зур бәхет

Дәһшәтле Сталинград сугышында катнашкан райондашларыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераннары - бик күп сугышчан бүләкләр иясе Зиннәт ага Хәкимуллин Яңгул; Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, дистәләгән медальләр иясе Вәгыйз ага Газизов (рәсемдә) Түнтәр авылларында гомер кичерә.

Кайчандыр алар бик күп, моннан ун ел элек кенә әле дистәләгән иделәр. Бер очрашуда үзләрен Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музеена җыеп, ашханәдә кунак иткәннәр иде. Әлеге чарада үзем дә катнашкач, күз яшьләре аша «Катюша»ны җырлап утырулары әле дә хәтеремдә. Хәзер менә нибары икәү. Әһәмиятле дата уңаеннан район хәрби комиссары Руслан Рахманов һәм социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина белән өйләренә бардык. Хәрби комиссарны күрүгә бабаларның йөзләренә кадәр үзгәрә, алар сиңа да, миңа да игътибар итми, бөтен игътибарлары - хәрби кешедә, әйтерсең лә, сугыш елларына, үзләренең роталарына яки батальоннарына кире кайтканнар да, командирга честь бирәләр - туган илгә карата мәхәббәт, дисциплиналы солдат тормышы аларны әнә шундый тәртипкә өйрәткән дә инде.
Алсу Фаризовна ветераннарга район хакимиятенең ихлас теләкләрен җиткерде, район башлыгы тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч тутырылган зур пакет-сумка тапшырды. Зиннәт ага кызы-кияве (кияве районга мәгълүм кеше - «Яңа тормыш» җәмгыятенең элеккеге рәисе Равил Закиров) гаиләсендә матур гына гомер кичерә, дөрес, сәламәтлеге бик какшау, бабай урын өстендә, балалары ярдәме белән генә утырып тора ала. Шулай да районнан килгәннәрне җылы кабул итте, иркенләп сугышның бер эпизодын сөйләп бирде. Хәтере әйбәт Зиннәт аганың. «Мине сугышка 1941нче елның 27 июнендә алдылар, - дип сөйли ул. - Башта Мәскәү янындагы 24нче һава десанты бригадасында (ВДБ) дошман тылына ташлар өчен хәзерләделәр. Аннан Сталинград фронтына җибәрделәр. Ташлыйлар дигәч тә, самолеттан атмадылар, поезд белән илттеләр, анда безне такыр болында немец десанты көтә иде. Алар безне ут белән каршы алды. Шуышып кына йөрибез, басып булмый, бастыңмы, дошман ядрәсе эләктереп алачак. Тын гына засадада утырабыз. Кинәт взвод командиры фәрманы яңгырый:
- Встать! На атаку!
Әнә шулай үзенең ялан кыр-болынында дошман десантына каршы ничек көрәшүләрен тәфсилләп озак сөйләде ул. «Зиннәт ага, сезнең яныгызга укучылар, мәдәният хезмәткәрләре киләме, менә шушы сөйләгәннәрегезне язып алсалар, ничек әйбәт буласы бит, авылның батырларын мәңгеләштереп сурәтләр өчен сәхнәләштерергә менә дигән сценарий-поста-новка әзерләп булыр иде моннан», дим. «7 ел инде өйдән чыккан юк», - ди сугыш ветераны, соңгы шул ел эчендә, тарихны барлап, мәктәп балаларының да килгәнен хәтерләми. Зиннәт аганы котларга Яңгул авыл җирлегеннән егетләрне хәрби хезмәткә озату буенча белгеч Чулпан Зиннәтуллина да килгән.
Вәгыйз ага исә сугышта күргәннәрен юньләп хәтерләми, сөйли башласа да хәтер йомгагы коточкыч вәхшәтләргә барып тоташа да, тынып кала. Сугышка киткәндә әле аңа 18 яшь кенә була. 1941нче елның декабрендә китә, 1947нче елда кайта, сугыш беткәч тә Германиядә, Польшада хезмәт итә. Җиңүне Германиядә каршылый, Рейхстагка кадәр барып җиттек, ди. Вәгыйз ага Ватан тарихында канлы вакыйга булып кереп калган Курск дугасында барган бәрелешләрдә дә катнаша. «184нче укчы дивизиясендә хезмәт иттем, - ди ветеран. - Бик яшь булгач, старшинам мине «сынок» дип кенә йөртә иде, сугышчан иптәшләр Василий дип дәште. Кайтканда да документларыма шул исем куелган иде». Вәгыйз ага бүгенге көндә улы белән дәүләт салып биргән яңа йортта гомер кичерә.
9нчы дистәне түгәрәкләгән ике ветеран да тыныч тормышта балалар үстергәннәр, инде оныклары буй җиткән. Районнан шулай олылап, зурлап килүләренә куанып туялмадылар, район һәм авыл җирлеге җитәкчеләренә рәхмәтләрен кат-кат әйттеләр. Озак та үтмәде, әлеге ветераннарыбызны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та олылап, янәдән күчтәнәчләр, котлау хатлары җибәрде. Сталинград сугышында катнашкан ветераннарыбызга хөрмәт әнә шулай зурдан булды. Инде Ходай Тәгалә барлык ветераннарыбызга да исәнлек-саулык, тазалык-тынычлык, озын гомерләр бирсен.
Рәсемдә: хәрби комиссарның ветеранга, истәлекле дата уңаеннан, котлау открыткасын укып тапшырган мизгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250