Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар, газиз дин кардәшләребез! Сезне ихлас күңелдән ислам динендәге олуг бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете белән тәбрик итәм.

Корбан гаете ислам дине тарихында үзенчәлекле һәм изге көн булып санала. Мөселман кардәшләребезнең күпчеле­ге бу көнне элеккеге гореф-гадәт йолаларга тугры калып корбан чала, шул иттән ятимнәргә, мохтаҗларга өлеш чыга­рып изгелек кыла, табын корып, корбан ашлары уздыра. Дин бит ул үгет-нәсихәт бирү, тәрбиягә өйрәтү чарасы да. Бу изге көндә мөселманнар акланып-пакьләнеп иртәнге гает намазларына җыела, мәчетләребездә бар җиһанга иман нуры таратып моңлы азан тавышлары яңгырый. Бирегә килгәннәр Аллаһы Тәгаләгә табынып рәхмәтен әйтә, дога кыла, вәгазьләр тыңлый.

Ислам дине безнең яшәешебезне, телебезне, иманыбызны гына саклап калмады, ә мәдәниятебез, сәнгатебез, әдәбия­тыбыз үсүгә дә зур өлешен кертте. Мәктәп-мәдрәсәләрдә ислам нигезләре, әхлак дәресләре өйрәтелә икән, димәк әхлакый нигезебез ныгый, намусыбыз сафлана, рухи байлыгыбыз арта дигән сүз. Бу өлкәдә фидакарь хезмәт башка­ручы дин әһелләренә кешеләргә туры юлны күрсәтүдә Аллаһ сабырлык һәм сәламәтлек бирсен. Корбан гаете һәр йортка, һәр гаиләгә бәхет-шатлык, бәрәкәтлек һәм иминлек иңдерсә иде. Ходай җан тынычлыгын­нан, тән сихәтлегеннән аермасын. Изге сәгатьләрдә изге ниятләргә багышлап чалган корбаннарыгыз кабул булсын. Изге бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Олы ихтирам белән Балтач муниципаль районы башлыгы МАРАТ ЗАРИПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев