Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күренмәс әле...

Чисталык комиссиясе атна башында Чепья авылында булып, биредәге төзеклек, чисталык белән танышып кайтты.

Инде күптапкырлар газетабызда кисәтү характерындагы материаллар басылу да, Чепья авыл җирлеге бинасында муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов катнашында җыелыш үткәрү дә уңай нәтиҗә бирмәде. Чөнки Чепьяның күп урамнарында бүгенге көнгә кадәр кайбер капка төпләрендәге төзелеш материаллары алынмаган. Төзелеш алып барган түгел, ә нәкъ менә төзелеш алып бармаган капка төпләрендә ком, таш, такта һәм сайгаклар тамыр җәйгән хәлдә.
Үзәк урамның 60нчы йорты чисталык комиссиясенең игътибарыннан читтә кала алмады. «Ветераннарның торак шартларын яхшырту» программасы кысаларында Мәсхүдә Гыйләҗевага «Стройремтех» җәмгыяте тарафыннан салынган йортта канализация үз территориясендә түгел, «кызыл линия»дән чыгып казылган (рәсемдә). - Күренмәс әле, без аны хәзер нишләтик инде, - ди Мәсхүдә апа.
Сүз дә юк, өлкән кеше бер нәрсә дә эшләтә алмый. Ә менә таләпләрне бозган өчен төзелеш оешмасына үз хатасын төзәтергә туры киләчәк.
Исегезгә төшереп үтәбез, 2012нче елның июнь аенда төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Шулар арасында канализация чокырларына кагылышлысы да бар. Бу чокырлар бары үз территорияңдә генә казылырга тиеш. Үзгәрешләр үз көченә кергәч тә таләпләрне үтәмәүче гражданнар Чепьяда шактый булып чыкты. Аларның һәрберсенә беркетмә төзелде.
Чисталык комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250