Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көшкәтбаш балалар бакчасы «Әбием — алтыным» исемле кичә үткәрде

- Өлкәннәр көне уңаеннан Көшкәтбаш балалар бакчасы «Әбием - алтыным» исемле бик матур кичә үткәрде, - дип шалтырата Әлфия апа Рәхматуллина.

- Үзләрендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне дә, оныклары бакчага йөрүче әбиләрне дә чакырып зурладылар. Мул сыйлы табын артында бер-беребез белән рәхәтләнеп аралаштык, оныкларыбызның искиткеч матур концертын карадык. Бик күңелләребез булып таралыштык. Безне хөрмәтләгән бакча коллективына барлык өлкәннәр исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алар ел саен безне чакырып, шулай зур бәйрәм ясыйлар. Һәм һәр елны истә калырлык бер чара үткәрәләр.
Фото https://www.google.ru/search?q=красивые+букеты&newwindow=1&biw=1680&bih=935&source

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250