Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куаныч белән үтте бәйрәмнәр

31нче декабрьгә аяк басып, Яңа елны каршы алу сәгате 12не сукканчы балалар бакчаларыннан алып хезмәт коллективларында инде бәйрәм ителеп беткән була, еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясала, уңганнар мактала, яңа ел бүләкләре таратыла. Дөрес, хәзер ул совет заманындагы кебек бала саны буенча тутырылмый, гаиләдә биш балаң булса да - бер генә пакет...

Яңа ел бәйрәмнәренең күбесендә катнашырга туры килде. Иң-иң истә калганы Балтачның «Салават күпере» балалар бакчасында узган кечкенәләр төркеменең Чыршы бәйрәме, полиция балаларының елкасы һәм Яңа Салавычта авылдашлар үз көчләре белән уздырган бәйрәм булды. «Салават күпере» балалар бакчасы коллективы Яңа елга төпле аягы белән атлады, куанычлары да бар иде, узган ел үз эшчәнлекләре буенча югары нәтиҗәләргә ирешеп, районда беренче булдылар һәм 30 мең сумлык сертификатка ирештеләр. Соңгы күмәк җыелышны бакча мөдире шул акчага алынган компьютер,җиһазлар ярдәмендә уздырды, бу исә директорның чыгышындагы һәрбер эшчәнлек экранда мисаллар ярдәмендә күрсәтелеп барылды дигән сүз. Видео-фотоаппарат та алып, шушы заманча шартларны тормышка ашыруга җаваплы, махсус хезмәткәр дә беркетеп куйдылар. Бакча җитәкчелеге хыялларының чынга ашуына бик шат. Эшләгәннең генә ашы бар, заманы шундый. Бик тырышлык белән генә ирешелгән Грантларының игелеген күрергә язсын. Бакча җитәкчелеге балаларның Яңа ел бәйрәмен ел саен видеотасмага, фотога төшереп, һәр гаиләгә дисклар, фотокарточкалар ясап бирүне оештыра. Сабыйлар әле һаман да шул видеобәйрәмнәрдән арына алмый. Үзе бер күңелле, үзе бер истәлек. Рәхмәт, «Салават күпере»нә!
Балаларын бакчага йөртүче әти-әниләргә сюрприз да ясап куйды әле бу Яңа ел - хәзер аена 1416 сум түлисе, түгәрәкләп 1500 сум дип әйтик инде. Эчке эшләр бүлеге дә елның-елында полициядә эшләүчеләрнең балалары Чыршы бәйрәмен шушы «Салават күпере»ндә уздыра (рәсемдә бәйрәмнән күренеш). Зур, якты, җылы, зәвыклы актлар залы, чын күңелдән тамаша куючы бакча коллективы балаларның да, әти-әниләрнең дә күңеленә хуш килә. Бу юлы да эчке эшләр бүлегенең бәйрәмне оештыручылары балаларны бик күп бүләк, күчтәнәчләр белән сөендерде. Бәйрәмне тәрбияви яктан алып барган Кыш бабайны да яраттылар. Тик сакчылык бүлегендә эшләүчеләрнең балалары гына бәйрәмдә күренмәде, сәбәбе акчада икән, бүлек финанс мәсьәләдә кушылуны кирәк тапмаган. Һәрнәрсә акчага барып тоташа торган заман шул.
Ә менә минем авылдашлар, Яңа Салавычлылар акча-фәлән дип тормый (бай эшмәкәре дә юк,барысы да гади эшчеләр), икенче ел рәттән инде гөрләтеп Яңа ел бәйрәмен уздыра һәм ул һәр елны әлеге бәйрәмне оештыручы Рифат Сабиров хуҗалыгы янәшәсендә үтә. Капка төпләренә биек итеп шугалак та катырып куйганнар. Әле дә авыл балалары шунда рәхәтләнеп шуа, кич биләмгә чыккан яшьләр дә шугалый. Бергәләп сыннар да ясаганнар, осталыкларына хәйран калырсың, сын ясауның да рәтен белергә кирәк шул аның. Чыршының да матурын, зурысын сайлап алып кайта алган Рифат абый. Авыл җирлеге башлыгы Рашит Насыйбуллин да моны бәяләп:« Без Салавычка мондый чыршы алып кайта алмаган идек, сез, молодцы, безне уздыргансыз», дип авылдашларның күңелен күрде. Бәйрәм белән котларга «Татарстан» җәмгыяте җитәкчесе Айнур Нотфуллин да килгән, ул да җәмгыять тормышында әһәмиятле урын биләгән, уңган механизатор-шоферлары, терлекчеләре белән мактаулы авылга изге теләкләрен ирештерде. Уеннарны бик күп әзерләгәннәр - ир-егетләр бахилла киеп тау якка да йөгереп менеп төште, хәлдән таеп канат та тартты, җирдән шуышып йөрү дә калмады, авылның яшьләре, кияү-киленнәре дигәндәй, рәхәтләнеп күңел ачты. Музыка гөрләп торды, Норма кызы Рузилә (безнең авыл оныгы, туй мәҗлесләрендә күргәннәр аны биюләр башкаручы «сеньорита Рузилә», дип белә), матур җырлары белән бәйрәм тамашасын тагын да ачып җибәрде. Маскалар булып киенеп Салавыч Сәрдегәненнән, Кариледән дә килгәннәр иде. Лотереяны әллә өч-дүрт мәртәбә уйнаттылар - әйберләрне тартмасы белән чыгарып кына торалар. Йорт кирәк-яраклары бик күп уйнатылды. Авылдашлар да саллы әйберләр куйган - рулонлап салам, капчыгы белән ашлык, тере куяннар, тимераяк, электр чәйнекләре. Узган ел кәҗәгә кадәр бар иде әле. «Татарстан» җәмгыяте 1әр центнер иген бөртекләре, фураж һәм дуңгыз баласы бирде. Ходай Тәгалә җылы кичләр дә насыйп итте, бәйрәмнәрдә көннәрне 30 градуслы суыклардан арындырып, сындырып җибәрде.
Бәйрәмнең тыныч шартларда, күңелле һәм матур узуына оештыручылар, бәйрәм кунаклары да канәгать калды.
Икенче көнне күрше Биктәш авылында узачак бал-маскарадка да чакырулы идек. Кызганыч, барып булмады, Биктәшлеләр бәйрәмгә танылган җырчы Марат Гайсин белән хәләл җефетен һәм бертөркем артистларны чакырганнар. Соңыннан ишетелгәнчә, бал-маскарад бик күңелле узган, һәркемнең күңеленә хуш килгән.
Кемдә ничектер, безнең тарафларда Яңа еллар әнә шулай күңелле, куанып искә алырлык булып узды. Инде еллары гына исән-имин килсен, адәм баласына сау-сәламәт, тынычлык белән, булганның кадерен белеп, бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250