Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куанычын күрегез!

28 нче сентябрь көнне Иске Торҗа авылында,чын мәгънәсендә, бәйрәм булды. Михаил һәм Зинаида Кокровларның, Агафия Петрованың яңа өйле булу куанычы белән якыннары гына түгел, күрше - тирә, дус - ишләр дә бик теләп уртаклашты.

«Стройремтех»ширкәтенең эшне төгәл оештыручы җитәкчеләре, уңган төзүчеләре көче белән Иске Торҗада тиз арада ике матур йорт калкып чыкты. Кокровлар йорт ачкычын тапшыручы­ларны зурлап каршы алды. Милли җанлы удмурт дусларның үз кыйблаларына һәрчак тугры калуы кунакны каршы алу йоласында чагылыш табып, йөрәкләргә сары май булып ятты. Өзде­реп татарча, удмуртча, кирәк икән русча сөйләшүче милли киемнәр кигән удмурт апалары һәрберебез өчен чын бәйрәм ясады. Түгәрәк өстәл артына җыелгач, район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Н.Мөхәммәтгалиев, социаль яклау бүлеге мөдире А.Гатиятуллина иң изге теләкләрен җиткереп, бүләк тапшырдылар.

Җирле үзидарә җитәкчесе Р.Исьмекова яңа нигезгә ипи һәм затлы бүләк белән аяк басты. Өлкәннәрне «Стройремтех»лылар да зурлап килгән иде. Гомерләре буе туган колхозы өчен тир түккән Кокровлар белән якыннан танышкач, әлеге матур, якты йортка алар чын мәгънәсендә лаек дигән фикер туды. Чөнки Михаил абый бөтен гомерен колхоз төзелешенә багышлаган кеше булса, Зинаида апа басу-кырларда алны-ялны белми эшләп, лаеклы ялга чыккан. Хәләл көчләрен туган авыл өчен жәлләмәгән бу парларга әлеге йорт олы рәхмәтләрнең бер өлеше генә дияр идем. Балалары , онык-оныкчыклары да өлкәннәр өчен чиксез шат иделәр. Һәрберсенең күзендә ялтыраган яшь тамчылары, үзләре әйтмешли, барысы да шатлыктан гына иде. Кызлары Надя тәрби­ясендә яшәүче өлкәннәр тиздән өйләнешүләренә 60 ел тулуны билгеләп үтәчәк икән. Тигез гаилә тормышы киләчәктә дә кителмичә, бербөтен булып, саулыкта-иминлектә яшәү насып булсын. Гомере буе туган колхозы өчен янып эшләгән 87 яшьлек Агафия апа Петрова да олы рәхмәт сүзләре белән каршы алды безне. Йортка аяк басу белән нигезгә дога укылды. 16 ел элек бакыйлыкка күчкән Кузьма аганың гына бүген янында булмавына моңсуланып куйды әби. Шөкер, бүгенге көндә ялгыз түгел ул, балалары белән шаулатып, тормыш авырлыкларына бирешмичә, дус-тату гомер итәләр. Сабырлык һәм түземлелекне гомерлек юлдаш иткән Агафия апаның бу көндә әйтер сүзләре күп булса да, күңеле тулды. «Онытмаулары, хөрмәтләүләре, матурлык һәм уңайлык бүләк итүләре өчен рәхмәтлемен», диде ул.

Ходай насыйп итеп, нигезләрегез төпле, киләчәгегез матур, сәламәтлегегез һәрчак нык булсын, кадерле өлкәннәребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев