Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кулларыннан гөлләр тама

Ленура ханым районыбыз халкына мәгариф ветераны буларак таныш.

Әле аның алтын куллы иҗади шәхес тә булуы хакында, бәлки, сез хәбәрдар да түгелдер. Ул кул эшләренә: бәйләү, тегү, чигү, аппликацияләр ясауга бик хирыс. Аның өе дә сәнгать әсәрләре дәрәҗәсенә тиңләшердәй үзе иҗат иткән эшләнмәләр белән бизәлгән. Чигелеп эшләнгән картиналар, ыргак белән бәйләнгән эскәтер, урындык киезләре, мендәр тышлары, гөлчәчәкле нәни түтәлләрне, я булмаса, төнбоеклы күлләрне хәтерләткән япмалар дисеңме - ниләр генә юк биредә. Ә шкафтагы киштәләрдә аның кул һәм күңел җылысын бергә кушып теккән һәм чиккән түбәтәйләре тезелгән. Күз явын алырлык матурлык! Араларында төрле үлчәмдәге ирләр, хатын-кызлар һәм малайлар түбәтәе дә бар. Ленура апа калфакларны да үзенә күрә бер зәвык һәм нәзәкатьлелек белән алтын яки көмеш йөгертелгән махсус җепләр белән чигә. Аның яныннан якын-тирә авыллардан киңәш сорап мөрәҗәгать итүче һөнәргә өйрәнергә теләүчеләр дә өзелеп тормый. Бу һөнәрнең кирәклеген аңлап һәм аны тагын да камилләштерергә теләү максатыннан, район хатын-кызлар советы рәисе Фирая ханым Хәкимҗанова Ленура апа Сафина белән берлектә үзәк китапханәнең уку залында 2011-2012нче елларда «Алтын куллар» кул эшләре клубы оештырып җибәрәләр. 6-7 ай дәверендә бирегә бистәдә яшәүче туташ-ханымнар гына түгел, үзәктән ерак урнашкан авыллардан да мөрәҗәгать итүче хатын-кызлар күп була. Ә унлап хатын-кыз клубның төп әгъзаларына әверелә. Үз куллары белән бәйләгән ашъяулык, шәлъяулык, шарф, берет, кофта, башмак, оекбаш һәм башка төр йорт кирәк-яракларының иң яхшыларын сайлап алып күргәзмә дә оештыралар. Тагын шунысын да искә алып үтү урынлы булыр, 2010нчы елның көзендә Татарстанга Франциядән эшлекле сәфәр белән килгән делегация вәкилләре Балтачыбыз җирлегендә дә булып китүе мәгълүм. Шул вакытта милли эшләребез белән таныштыру максатыннан, французларга райондашларыбызның үзенчәлекле кабатланмас кул эшләрен күрсәтәләр, алар арасында Ленура ханым Сафинаның да иҗат җимешләре була. Ленура апа аларга түбәтәйләр чигүе, ыргак белән ничек бәйләүләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Ә тәрҗемәче вазыйфасын һөнәр лицее директоры Нияз Хәкимов башкара.
Рәсемдә: сулдан уңга район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, Ленура Сафина, аның шәкертләре Марат, Светлана, Камил Садыйковлар, Франция вәкилләре, шулай ук шәкертләр Хания Исхакова, Дамира Гыйльмуллина һәм алда Дамира ханымның кызы Энҗе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250