Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куныр авылында яшәүче Зиннәтулла Шәрифуллин булганына шөкер итеп, алдагысын өмет итеп яши

Шушы көннәрдә Куныр авылында яшәүче Зиннәтулла Шәрифуллин үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны тәбрикләргә туган нигезгә балалары, оныклары, якын туганнары җыелды.

Зиннәтулла абый әнисенең ачы күз яшьләре белән елаган чагын еш искә ала. Зәгыйфь әби, балалар, иренең сеңлесе белән әтиләрен сугышка озатып калган кайгылы көн була бу. Авыр еллар булса да, алар менә тиздән әтиебез дә кайтыр дигән өмет, ышаныч белән яшиләр.
Әмма 1943нче елның бер көне Зиннәтулланың нәни йөрәгенә тирән яра сала. Әтисенең үле хәбәрен алгач, әнисенең үрсәләнә-үрсәләнә елаганы мәңге хәтерендә кала. Бөтен тормыш берүзенә калган әниләренә ничек тә ярдәм итәргә тырышалар. Үсеп кул арасына керә башлагач, Зиннәтулла да йортка файда китереп, әнисен сөендерү өчен бернинди эштән дә курыкмый.
Урта мәктәпне тәмамлагач та урыс урманына агач кисәргә китә. Армия хезмәтеннән соң да, бераз акча туплау нияте белән Чиләбе өлкәсендә магнит заводында эшкә кала. Туган нигезгә кайткач ук егет фермага эшкә урнаша, йорт җиткерә, шул ук елны авылдашы Банат белән гаилә корып җибәрә. Тормышның ачысын-төчесен күргән Зиннәтулла абый булганына шөкер итеп, алдагысын өмет итеп яши.
Авыр минутларда олы киңәш бирүче Банаты, ныклы тылы - гаиләсе һәрчак янәшәсендә булды. Шуңа да эшенә ул тыныч күңел белән китте, зур ышаныч белән өенә кайтты. Колхозда ат белән эшләгән елларында да, штукатурчы булган чакларында да, мастерскойда хезмәт куйган чорларда да авылдашларына бик күп игелекләр эшләде.
Сабыр, тыныч холыклы Зиннәтулланың хезмәтеннән җитәкчелек тә һәрчак канәгать булды. Шөкер, бүген шуларның әҗерен күреп гомер кичерә. Тормышы мул, балалар инде башлы-күзле булган, оныклар әби-бабай дип өзелеп тора, ә иң мөһиме пар канаты Банаты янәшәсендә.
- Тормышымнан мең шөкер. Ачка тук булган балачаклар, хәерчелектә үткән үсмер чак, әтисез тормышны балаларга, оныкларга күрергә язмасын, - дип тели юбиляр.
Һәр ял саен туган нигезгә ашыгучы балаларын, оныкларын да әнә шулай изге теләкләр белән каршы алып, сәламәтлек һәм тынычлык теләп озатып кала Шәрифуллиннар. Балалары да әти-әни кадерен белеп, аларның һәр сүзен, һәр киңәшен тыңлап матур итеп яшәргә тырыша.
- Әти-әни тигезлегендә яшәвебез белән көчле без. Аларның тәрбиясе без - биш баланы бердәм, дус-тату яшәтә. Без аларга бик рәхмәтле. Әле озак еллар әти-әниебезгә тигезлектә, муллыкта, сәламәтлектә яшәү насыйп булсын, - дип тели Казан шәһәрендә яшәүче кызлары Фирая.
Шулай була күрсен, туган нигезнең төп тоткасы булган әти-әниләргә Ходай озын, парлы гомер насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250