Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Курмаладан Галиевлар калайдан бизәк ясый

Республиканың кайбер районнарына профнастил капкалар әле "үтеп" кенә кергәндә, безнең Балтач төбәгендә инде аның ниндиләрен генә ясамыйлар. Бертөсле дигәннәре дә бер-берсеннән нәрсә белән булса да аерыла, чөнки һәр останың үз бизәге, үз хикмәте. Шуңа да һәр капка үзенчә матур. Өстәвенә әле ясавы да бик тиз: сүткәннәрен дә, корганнарын да күрми...

Соңгы елларда әлеге калай капка-коймаларга бик матур бизәкләр куя башладылар. Тора-бара мондый бизәкләр тәрәзә йөзлекләрендә (төгәлрәге шундый бизәкле калай йөзлекләр) дә күбәйде. Мин аларны каяндыр әзерне алып кайталар дип уйлый идем. Баксаң, үзебезнең районда Курмала авылы егетләре ясый икән.
- Бездән алда Ирек Әгъләмҗанов эшли башлаган иде инде. Без исә уйламаганда тотындык, - дип сөйли гаилә башлыгы Рашит Галиев. - Олы улыбыз Алмазга йорт урыны алган идек, шунда өйләр төзегәч, дүрт еллап элек Алмаз әйтә: "Әйдә, әти, капка-коймаларга бизәкләрне үзебез эшләп карыйк әле", - ди. Карадык. Азаплана торгач, ярыйсы гына килеп чыга башлады. Менә шулай шомардык инде. Алмазга эш юк вакытта ИП итеп теркәгән идек, Салавычтагы спорткомплекста тренер булып эшли башлагач, шөгыль генә булып калды.
Тик бик "йогышлы" булып чыга бу шөгыльләре. Әтиләре, абыйларыннан күреп, бу эшкә Ленар белән Нияз да кушыла. Улларыбызга эш булды, бер минут тик тормыйлар, дип сөенә әниләре Кадрия. "Күбрәк малайлар инде, мин бик сирәк булышам", - ди әти кеше.
Эш процессын бераз җиңеләйтү өчен соңгы елларда махсус станок алганнар, хәзер койма-капкаларга куела торган озын, метрлы бизәкләрне станокта гына "чыгаралар", ә тәрәзә йөзлекләренә дигән бизәкләрне, элккечә, кулдан ясыйлар икән. Трафарет ярдәмендә бизәкләр төшереп, калай кайчысы белән кисеп, махсус валик белән тәгәрәтеп, аларның һәркайсын (бармак башы кадәрле калайларны да!) үтүкләп-тигезлиләр, аннан берәмтекләп җыялар. Күз карашын иркәләрлек матур бизәкләр чыксын өчен шактый гына күз нурын һәм кул көчен түгәсе бар булып чыкты.
Тырыш, булдыклы хуҗалар яшәгәне Галиевларның каралтысына аяк басуга ук аңлашыла анысы. Бар җирдә тәртип, төзеклек, пөхтәлек. "Останың тәүге бизәкләре үз йортына төшә инде, - дим зәвык белән бик матур бизәлгән капка-коймаларга ымлап. - Моны күргән кешегә бернинди реклама кирәкми", минәйтәм. Дөрес сизенгәнмен, капка-койманы да егетләр баштанаяк үзләре эшләгән булып чыкты.
Инде Галиевларның да, Ирек Әгъләмҗановның да калайдан бизәк ясау осталыклары районда гына түгел, читтә дә таралган. Заказлар бик күп, хәтта җитешеп булмый, күрше-тирә районнардан, Мари иленнән дә киләләр, ди Галиевлар. Моның белән шөгыльләнгәндә генә дә эш тиз генә бетәргә охшамаган, яшәргә була, дип саный алар.
Халыкта бик мәгънәле бер мәкаль бар: "Тик тормаган - тук торган". Кемдер эш юклыктан зарланып, кая барып бәрелергә белми йөргәндә, кемдер үзенә "аяк астыннан" гына өстәмә шөгыль таба, шуның белән тормыш итү проблемаларын да ансат кына чишә. Читтән караганда барысы да бик ансат шул... Фәкать тәвәккәлләргә һәм эштән курыкмаска, иренмәскә генә кирәк. Галиевлар кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250