Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Курортка тиң Сизнер. Тик анда ял итүчеләр юк («Хезмәт» десанты -2)

Килешәсездер, нинди дә булса авыл исемен әйтүгә, һәрберебезнең күз алдына анда яшәүче таныш-белешләр килә. Һәм авыл турындагы беренче фикер дә шулардай чыгып «уяна».

Сизнерлылар турында да без инде анда барып, кешеләр белән аралашканчы ук беркадәр фикер туплаган идек. Ченки редакциябездә шул авылдан ике Оля эшли. Берсеннән-берсе тырыш, пөхтә, кунакчыл, һәрчак ачык йөзле һәм бик тә аралашучан алар. Гаҗәп, әмма хак: Сизнерда да нәкъ шундый халык яши булып чыкты. Авылның төзеклеге, матурлыгы, чисталыгы, хуҗа-хуҗабикәләрнең уңганлыгы, сөйләшергә, аралашырга иплелеге... - саный китсәң, бу авыл турында плюсләрне шактый күп санап булыр иде.
Бәхетемә кайтканмын икән
- Мин үз авылымны, авылдашларны тамчы да белмәгәнмен икән, - ди сөйли мәгариф ветераны Таисия Семенова. - Дөрес, аның матур табигатенә балачактан гашыйк идем. Күрегез, урманы, болыны, чишмәсе... - никадәр гүзәллек бит монда!
Удмуртиядә педучилище, Йошкар-Олада институт тәмамлап, күрше авылларда унике ел балалар укыткан идем мин. Инде бөтенләйгә кайттым, авылдан башка китмәм дип уйлаган идем. Шуңа күрә кабат чыгып китүе бик авыр булды. Күпме күз яшьләре түктем мин! Ияләнмәдем, сагындым. Тик апамнар гаиләсенә бик кирәк идем шул. 17 ел Тольяттида яшәдем.
Әти үлгәч, әни авылдан беркая китмим диде дә, апамнар белән җыйнаулап, авылга кайттык. Яңа өйләр төзедек. Картлыгында әнине тәрбияли алдык дип бер сөенсәк, ничек әле авылга кайтканбыз дип мең сөенәбез. Ул өй салганда авылдашларның безгә күрсәткән ярдәме, яхшылыгы! Кайчакта кибет каршына, һәркем укырлык урынга барлык авылдашларга рәхмәт әйтеп, язу эләрдәй булам. Без бит инде мондагы кешеләрне дә, тәртипләрне дә белми идек. Алар ярдәме белән бер ел эчендә өйне төзеп керә алдык.
Беләсезме, бездә кеше шулкадәр авылга береккән. Юкса, надан балалар да юк, шул ук вакытта югары белемле инженерлар, хәрбиләр дә, зур дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр дә юк. Аның каравы, һәркайсы мең һөнәрле, яшим дип яши торган кешеләр. Бик күп мал-туар асрыйлар. Үзегез дә игътибар иткәнсездер: өйләребез берсеннән-берсе матур, төзек.
Авылда өр-яңа ФАП, ике кибет, бер дигән клуб бар. Ике ел элек авылда ерак түгел зиратка урын бүлеп бирелде. Безнең гозеребезне тыңлаган җирле үзидарә рәисе Рифнур Йосыповка бик зур рәхмәт. Җиде чакрым ераклыктагы Чепьяда гына иде бит зират. Авылда олылар күбрәк. Яшь гаиләләр дә, ялгыз яшәүчеләр дә бар.
Минем үземне бер дигән эшчән, тәртипле егетләребезнең буйдак калуы бик борчый. Юкса, курортка тиң авылда яшибез, хәл ителмәгән әлләни зур проблемабыз да юк. Эшлим дигән кеше эшсез дә тормый. Күп кеше «Смәел» җәмгыятендә эшли. Хезмәт хакын да бирәләр, терлек азыгын да... Элек печән чапкан елга-ерганакларда беркем дә чалгы күтәреп йөрми. Яшәргә була диюем.
Дәвамы бар
Башы:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250