Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кырык елга яшәрдек

2нче февраль көнне Чепья урта мәктәбендә 20, 30, 40 ел элек мәктәпне тәмамлаучылар өчен очрашу кичәсе үткәрелде. 1973нче елны мәктәп тәмамлаучы дүрт сыйныфтан 52 кеше очрашуга килгән иде.

Мәктәпкә кергәндә безне нәкъ элеккеге кебек формалардан булган кызлар, малайлар каршы алды. Чыгарылыш сыйныф укучылары исә матур концерт тәкъдим итте. Кул эшләре күргәзмәсен күреп, укучыларның сәләтенә сокландык. Биредә нәрсәләр генә юк! Әйтерсең Чепья урта мәктәбенә бары сәләтле балалар гына җыелган.
Очрашу кичәсен Ирина Жукова һәм Ирина Чупанова төрле уеннар белән баетып, күңелле итеп алып барды. Дәртле һәм моңлы җырлар, искиткеч зур осталык белән башкарылган биюләр, нәфис сүзләр күңелләребезгә хуш килде. Мәктәп директоры Сәйдәш Нурмиев килгән кунакларны җылы кабул итте. Мәктәп тормышы һәм уңышлары турында сөйләде. Без укыган чактагы деапроекторлар, кәгазь плакатларны хәзер электрон такталар һәм журналлар, компьютер, интернет алыштырган. Мәктәп зур үзгәреш кичергән.
... Чепья урта мәктәбенә 5нче сыйныфка без төрле удмурт авылларыннан җыелдык. Без бик оялчан балалар идек. Дәресләрдә яулыкларыбызны бәйләп утырмасак та, иңнәрдән төшермәдек. Сыйныф җитәкчебез Галина Семовская яулыкларыбызны җыеп ала һәм яшереп куя торган иде.
- Яулыкларыгыздан аерыла алмадыгыз инде, - дип йомшак итеп кенә ачулана иде. Үзе яшь булуга да карамастан, бик күп телләр белә иде. Үз-үзен тотышына, зәвык белән киенүенә без гел сокланып карый идек. Ничә еллар үтсә дә, Галина Николаевна чибәрлеген, күркәмлеген югалтмый. Хәзер үзе дә яулык бәйләгән.
Мари һәм Чепья авылы балаларын исә Венера Мөбарәкҗан кызы Гарифҗанова укытты. Тыныч холыклы, үз эшен тирән хөрмәт иткән Венера Мөбарәковна укучылары белән әле дә элемтәне өзми. Ул әле дә алар өчен киңәшче, якын дус.
Тугызынчыдан соң ике сыйныфны берләштерделәр. Татар һәм удмуртлар бергә дус һәм тату булып, бер-беребездән үрнәк алып укыдык. Беркем дә үзен өстен куймады. Сыйныф җитәкчебез Бөек Ватан сугышында булып кайткан Василий Петров иде. Гомумән, безгә барлык фәннәрне дә яу кырында булып кайткан укытучылар укытты. Кызганыч, бүген алар-ның берсе дә бу якты дөньяда юк инде. Авыр туфраклары җиңел, гүрләре якты булсын. Әмма горурланып әйтә алам: укытучыларыбызның тырышлыгы юкка чыкмады, без беребез дә югалып калмадык, тормышта үз урыныбызны таптык. Күбебез укытучы һөнәрен сайласа, арабызда табиб, инженер, авыл хуҗалыгы белгечләре, эшмәкәр, бухгалтер, төрле өлкәләрдә әйдәп баручы белгечләр дә бар.
Мәктәптәге үзгәрешләр игътибарны тиз җәлеп итте. Әмма безнең сыйныф бүлмәсе үзгәрешсез калган. Шуңа сөендек. 40 елдан соң кабат үзебез укыган парталар артына утырып, мәктәп елларын искә төшердек. Очрашуга килгән кайбер иптәшләрне чак таныдык. Фәрт Гыйльманов өйрәткән удмурт, мари, татар биюләрен һәм җырларын хәтердә яңарттык. Фәрт Галиевич бик көчле оештыручы иде. Кайчакта обой өстенә җырның сүзләрен яза да, яшерә иде. Шуның өчен дә җырның сүзләрен тизрәк өйрәнеп калырга тырыша идек. Очрашу хөрмәтенә зур бәлеш пешердек. «М-м-м! Бигрәкләр дә тәмле булды ул». Сәйдәш Тәлгатович каз итеннән бәлеш әзерләү серләре белән уртаклашты. Бер дә читен түгел икән.
Очрашу кичәсе бик күңелле узды, вакытның үткәне сизелмәде дә. Әйтәсе сүзләр дә күп калган. Шуңа да тагын очрашырга сүз куештык. Укытучыларны, сыйныфташларны күргәч, бик сөендек. Безнең белән бергә 10«а» сыйныфын тәмамлаган, төрле сәбәпләр белән очрашуга килә алмаган Резеда Сәмигуллина, Илсур Гайсин, Зоя Дмитриева, Люба Губанова, Вова Кумаев, Борис Карабаев, Миша Зайцев, Валера Андреев, Юра Козлов һәм сигезенче сыйныфны бергә тәмамлаучыларны бик күрәсебез килеп калды.
Очрашудан һәркем канәгать булып, 40 елга яшәреп таралышты. Бу көнне тиз генә йокы да кермәде. Матур мизгелләр кат-кат күз алдыннан үтте.
Без, 1973нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары онытылмаслык очрашу оештырган мәктәп коллективына чиксез рәхмәт хисләребезне ирештерәбез. Сезнең хезмәтегез һәрчак югары бәяләнсен. Укучыларыгыз һәрчак сезнең горурлыгыгыз булсын.
Рәсемдә: очрашу мизгелләре сыйныф җитәкчеләре Венера Гарифҗанова (сулда) белән Галина Семовскаяны кабат яшьлекләренә алып кайтты.
Рәсемдә: 10нчы «А» сыйныфы 40 елдан соң кабат очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250