Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күзләрдә — яшь, күңелләрдә — рәхмәт

Алтын көзләргә тагын да моңсулык, сагыш өстәп, кадерле кешебез - Гөлүсә Әнәс кызы Гарипова тормышының иң матур вакытында яраткан тормыш иптәшен, ике баласын ятим калдырып, безнең арадан китте.

Гөлүсәбезнең рәхимсез авыру белән көрәшкән көннәрендә, аның хәлен беразга гына булса да җиңеләйтергә теләп, ярдәм кулы сузучылар бик күп булды. Күпме генә тырышса да, ничек кенә көрәшсәк тә, аяусыз язмышны үзгәртеп булмый икән шул...
Йомшак күңелле, ачык йөзле Гөлүсәбезгә 21 октябрь көнне 28 яшь тулган булыр иде. Авылыбызга килен булып төшүенә 5 ел гына булса да, ул аралашучан, ярдәмчел булуы беләм безнең иң кадерле кешебезгә әйләнде. Аның бик яшьли якты дөнья белән саубуллашуы һәркем өчен олы кайгы булды. Шушы хәсрәтле көннәрдә, ачы күз яшьләре түккән вакытыбызда безгә изге күңелле авылдашларыбыз, райондашларыбыз зур терәк һәм таяныч булды. Безнең кайгыбызны уртаклашкан авылдашларыбызга, дусларыбызга, туганнарыбызга, күршеләргә, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән барча кешегә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Кадерлебез Гөлүсә! Урының җәннәттә булсын. Тыныч йокла. Синең якты истәлегең булган нәни кызың беләм газиз улыңны без яратып һәм кадерләп үстерербез.
Гариповлар гаиләсе Сосна авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250