Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көзләремдә өйле булдым

Нөнәгәр авылында гомер кичерүче Нурия апа Гафиуллина алтын көзләрне шатланып каршы алды. Табигать алтынсу сары төсләргә күмелгән, көзге уңышка кинәнгән мәлләрдә «Стройремтех» ширкәте аңарга дигән якты, җылы, балкып торган йортны өлгертеп җиткерде.

Нурия апаны куандырыр өчен әлеге ширкәт җитәкчесе Фагыйль Шәфигуллин да бик тырышты. Чөнки ул үзе дә шушы авылда туып-үскән шәхес, аннан да бигрәк Нурия апаның якын күршесе. Өстәвенә, профессионал төзүче, әрле-бирле генә эшләгәнне хәзер күреп ала торган кеше, хәтта ки Рәсәйнең мактаулы төзүчесе дигән исемне дә йөртә. Шулай итеп, Нурия апаның балта осталарыннан бәхете булды, гәрчә өе ак кирпечтән салынса да. Җәвит Әшр-әпов бригадасына туры килүенә дә сөенде ул, авылдашлар бит, ышанычлы осталар. Гомумән, йорт эчтән дә, тыштан да бик матур, игелекле булсын. Язмыш тарафыннан кыерсытылган, мөмкинлеге чикле Нурия апа өчен бөтен шартлар да уңайлы һәм җайлы иттереп тудырылган. Чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Социаль хезмәткәре Рамилә Гомәрова көн дә килә, Нурия апаның хәлен белә, эшләренә булыша, гозерләрен үти. Нурия апа үзе дә кешегә салынып ята торганнардан түгел, әнә, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов: «Өен яшелчә бакчасына салдыртырга уйлашкан идек. Яз гына җитте, бакчага әйбер утыртыйммы, әле кайчан сала башлыйлар дип, йөрәккә төште. Инде ахырдан, утырт, Нурия апа, утырт, йолкып булса да атарбыз, дип тынычландырдым. Эшләп кенә торасы инде менә. Мәрхүмә әнисе белән бик тә уңган кешеләр иде алар. Әниле-кызлы гына яшәделәр. Тату булдылар, хезмәт сөйделәр. Шуңа да авылда абруйлы иделәр», ди мәрхүмә әнисен дә искә алып. Альфред Заһирович үзе эшләгән җирлектә яшәүче Нурия апага аеруча игътибарлылык һәм ихтирам күрсәткән. Ниргәсенә җиткезеп, йоласы шундый дип өй туе да оештырткан. Табынга ризыкны бакча-мәктәп коллективы әзерләгән. Нурия апаның өен котларга дип килгән район вәкилләрен дә җылы кабул итүне оештырган. «Болай бүләкләр биреп, котлап йөрүләргә нокта куярга уйлаган идек инде. Ни өчен дигәндә, тапшырыласы кайбер өйләргә барасың, ачык та булмый хәтта. Райондашларыбызга хас кунакчыллык кая киткән, дип шаккатасың. Ә бирегә безне Альфред Заһирович үзе чакырды», ди районның социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина. И күмелде инде ул көнне Нурия апа бүләкләргә - җылы юрган, яхшы сервизлар... Яңа рәисләре Фердинант Хәйруллин да бик зурлады үзен. Фердинант әфәнде өлкәннәрне олылый белә, бәйрәмнәрдә дә зурлый, өлкәннәр көнендә икешәр килограмм сыер мае өләшкән, Корбан гаетен дә үткәрткән. Чутай, Нөнәгәр җирлегендә кайсы өлкәнгә бүләк тапшырырга барма, Фердинант әфәнде һәрберсенә үзе килә, вакытын да таба, җәмгыятьтә эшләп чыккан ветеранга олуг рәхмәтен дә белдерә.
Нурия апаны котларга заманында шушы җирлектә җитәкче урыннарда эшләгән Наил ага да килгән иде. Ул Нурия апаны, аның мәрхүмә әнисенең кунакчыллыгын, уңганлыгын кат-кат телгә алды. «Колхозга читтән җитәкче, я кунак мазар килсә, сый-хөрмәткә шушы Нурия апаларга мөрәҗәгать итә идек, рәхмәт, кире бормадылар, ашын да пешерделәр, чәен дә эчерделәр», ди ул. Нурия апаның әнисеннән калып яшәвенә дә егерме дүрт ел вакыт узып бара. Ярый әле янында Рамиләсе белән янәдән социаль яклау бүлеге билгеләгән медицина хезмәткәре бар. Һәрчак аларның ярдәмен тоеп яши ул, үз туганыдай якын күрә, һәрбер эшләреннән канәгать. Нурия апаны хөрмәтләп мәчеттән абыстайлар да килгән, Корбан ашы да уздырганнар. Сөбханалла, матур итеп яши белә Нурия апа. Күңелләре гел шулай күтәренке булсын иде. Яңа нигезенең куанычын күреп, тормышыннан ямь, хезмәтеннән тәм табып, авылдашларының хөрмәтенә күмелеп яшәргә язсын.
Көзләремдә өйле булдым, ди Нурия апа һәм уйга кала... Сугышта үлеп калган әтисе белән дус кызлар кебек яшәгән әнисе сагындыра... һәм шунда ук, ятимә булсам да, хөкүмәтем ятим итми әле, шөкер, дип үзалдына куанып та куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250