Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Легендаларга тиң көрәшче

19нчы гыйнвар көнне районыбызның спорт дөньясы зур югалту кичерде.

Үзенең көрәшчеләре белән дан тоткан Яңгул халкының яраткан укытучылары, танылган көрәшчеләрнең остазы, берничә буын бала ларның яраткан «физрук»лары Газизҗан Газыймов 68 яшендә арабыздан китеп барды. Әйе, әйе күпләрнең күңеленә 40 литрлы ике фляга белән су ташучы булып кереп калган, үткән гасырда якын-тирә татарча көрәш осталарының «дәһшәтенә» әверелгән Газизҗаныбыз бүгенге көндә арабызда юк. Балтачта туган Газизҗанның гомеренең соңгы көннәренә кадәр вакыты Яңгул белән бәйле булды. 1968нче елда ул физкультура укытучысы булып Яңгул урта мәктәбенә эшкә килә һәм ул үзенең ихласлылыгы, эчкерсезлеге, гадилеге, нечкә күңеллеге белән тиз арада балаларның яраткан укытучысына әйләнә. Хезмәт юлының башлангычы авыр вакытларга туры килә. Иске мәктәптә кечкенә генә бер бүлмәгә җыеп ул балаларны көрәш серләренә өйрәтә башлый. Келәм, инвентарь юк заманнар, каян нәрсә юнәтәләр шуның белән шөгыльләнәләр. Ләкин ничек кенә булмасын Газизҗан тәрбияләгән малайлар Яңгул данын еракларга таратты: Дамир Сафиуллин РСФСРның спорт остасы булып республиканың «хәтәр»енә әйләнде. Спорт остасы Рөстәм Гарифуллин, бертуган Җамалиевлар, Рәфыйковлар, Ришат Мөбарәкшин, Илгизәр Габделга-ниев һәм бик күпләр, хәтта Премьер-министр урынбасары, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та Газизҗан кул астында шөгыльләнеп көрәш серләренә төшенгән шәхес. Газизҗан Газыймов олы хезмәтләре өчен «Татарстанның иң яхшы физик культура хезмәткәре» билгесе белән бүләкләнде. Ранил Габдрахманов исә Яңгулны бөтен дөньяга танытты. Татарстанның атказанган спорт остасы, билбау көрәше буенча Россиянең спорт остасы дәрәҗәсенә күтәрелде. Укучысының шушы дәрәҗәләре өчен аңа 2006нчы елда «Татарстанның атказанган тренеры» исеме бирелде. Әнә шулай районыбыз спорт тарихына якты эзләр калдырып китте ул. Сине, Газизҗан абый, безнең хәтерләрдән еллар агышы да юа алмас. Син райондашларыбыз күңеленә легендаларга тиң көрәшче, батыр буларак кереп калдың.
Авыр туфракларың җиңел булсын, изге җанлы дустыбыз! Аллаһы Тәгалә тормыш иптәшең Әлфирә апага, улларыңа һәм кызыңа, барлык туганнарыңа, якыннарыңа сабырлык бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250