Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәр чыршысында

Гадәттә, Яңа елны балалар көтеп ала дибез. Өлкәннәрдә кимен куймый икән. Әнә, авылыбызда өлкән буын вәкилләре өчен үткәрелгән Яңа ел бәйрәмнәрендә беркем дә читтә калмады.

Пүскән авылында башлангыч мәктәп ябылгач, ел да көтеп ала торган балаларның чыршы бәйрәме дә булмас инде, дип бик кайгырган идек. Әмма, Аллага шөкер, балаларныкы гына түгел, авылда өлкәннәр чыршысы да оештырылды. Елдагыча, 30нчы декабрь көнне Яңа ел балмаскарады гөрләп узды. Ә инде аннан соң клуб мөдире Г.Кәлимуллина балалар өчен дә бәйрәм чарасы оештырды, чөнки авылдагы һәр бала Яңа елны көтеп ала. Алар авылга һәр елда Кыш бабай белән Кар кызы килүгә ышанып яшәгәнгә, быел бәйрәм булмаса, өлкән кешеләр балаларына, оныкларына ничек аңлатырга, дип борчылганнар иде.
Бәйрәм буласын белгәч, күңелләрне шатлык биләп алды. Ул Кыш бабайның таягы белән һәр баланың күпмегә үскәнен үлчәп, аларга бүләкләрен өләшүе күңелләрдә онытылмаслык хатирәләр калдырды. Бәйрәмнән соң Кыш бабай белән Кар кызы җигүле атка утырып, авыл буйлап Яңа ел белән котлап йөрделәр.
Иске Яңа елны да зурлап үткәрдек. Ул көнне өлкәннәр чыршысы булды. Күп еллар клубта эшләгән Фәүзия апа иң беренчеләрдән булып, Кыш бабай булып киенеп килде. Хәтта, авылдашыбызны таный да алмый тордык башта. Кыш бабайга ияреп әби-бабайлар, өлкәнрәк яшьтәге абый-апалар төрле халык биюләрен башкардылар. Сәлиха апаның чын күңелдән биегән грузин халык биюен дә, көйләп укыган «Сак-Сок бәете»н дә яратып кабул иттек. Ә аннан соң чәй табынына утырыштык. Авылдашларыбыз рухына багышлап догалар да кылдык, чөнки элек клуб урынында мәчет булган. Догаларга кушылып авыл халкы үзенең борчыган мәсьәләләрен дә телгә алып үтте. Авылның киләчәге һәм яшәеш чыганагы булган башлангыч мәктәпнең ябылуына борчылуларын яшермәделәр. Авылда мәктәп тә, клуб та булмаса, авылыбыз бетә бит дигән уйлар үзәктә булды. Әле ярый авылдашларыбыз арасында оештырып йөрүче, иганәчелек ярдәме кылучы Ансар Шәйхетдинов, Әминә апа кебек кешеләребез һәм Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә эшләүче белгечләребез бар. Күңелләребезне күреп, бәйрәм оештырырга ярдәм кулы сузганнары өчен рәхмәт аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250