Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәдинә Зиатдинова балаларга 35 китап бүләк иткән (фото)

Карадуган урта мәктәбендә уңышлы укыту алымнары белән бергә, балаларга тәрбияви юнәлештә дә зур эшчәнлек алып барыла, төрле кызыклы чаралар үткәрелә.

Мәсәлән, әле күптән түгел генә якташ язучыбыз Фәридә Шакированың "Бирегез миңа түбәтәй" дигән китабына нигезләнеп, эчтәлекле матур очрашу узды, бу чараның инициаторы, мәктәпнең ветеран укытучысы Мәдинә Зиатдинова, әйткән вәгъдәсен үтәп, үз акчасына 35 китап сатып алды һәм шул төбәктәге балаларга өләште. Балалар китапның байтак шигырьләрен ятлап, очрашу вакытында матур итеп, яттан сөйләп күрсәттеләр, авторга бик күп кызыклы сораулар бирделәр, автографлар яздырып алдылар.
Мәдинә Зиатдинова да балалар алдында яттан бик тәэсирле итеп шигырьләр укыды, Фәридә Шакированың шигырьләре дә җылы кабул ителде. Очрашуның җылы тәэсире балаларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдә бер нәтиҗәле адым булгандыр, иншалла.
Рәсемдә: очрашу кунаклары укытучылар һәм балалар белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250