Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мең-мең рәхмәт, Әни!

Балтач авылында гомер кичерүче укытучы-мөгаллимә7 әниебез Бәлкыйс Хәйрулла кызы Сираҗиева бу көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килсә дә, көнгә бары бер бәрәңге ашап яшәгән чаклары булса да, үзлегеннән белем алырга әниебез үзендә көч тапкан. Гомер юлын укытучы булып башласа да, бикяшьләй районыбызда мәктәп, пионер, комсомол оешма¬лары белән җитәкчелек иткән, әниебезнең районда мәгариф, мәдәният өлкәсендә куйган хезмәтләре дә чиксез зур. Тормышның бөтен мәгънәсен фәкать тырыш хезмәттән генә күргән, гыйлемле, акыллы, түзем-сабыр әниебезнең бөтен максаты - дөрес яшәү рәвеше булуы һәм безне дә шулай тәрбияләде. Мең-мең рәхмәт аңа.
Кадерле, газиз әниебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең - олы юбилеең белән котлыйбыз, Аллаһы Тәгалә сиңа ныклы, бәрәкәтле сәламәтлек, хәерле гомер бирсен дип телибез.

Иң изге теләкләр белән, кызың Фәридә һәм оныкларың.

Рәсемдә Бәлкыйс апа укучылар арасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250