Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өметләр өзелде...

Сентябрь ае гаиләбезгә бернәрсә белән дә чагыштырып булмаслык зур югалту алып килде. Әтиебез, Кадимов Таһир Кавый улын соңгы юлга озаттык.

«Бәхет гел түгәрәк тормый, почмагы кителә», ди халык. Почмагы гына кителеп калмады, рәхимсез үлем газиз әтиебезне безнең арабыздан, тормышыбызның астын-өскә китереп, суырып алды. 7 сентябрь көнне, егетләр кебек янып-көеп эшләгән, тормышны яратып яшәгән кадерлебез, әниебезнең пар канаты, балаларның якын киңәшчесе, терәге, оныкларның яраткан бабалары, кыз туганнарының әтиләре урынына калган бердәнбер абыйлары мәңгегә күзләрен йомды. Күпме хыяллар, өметләр өзелде...
Шушы көтелмәгән кайгы-хәсрәтле көннәребездә рухи һәм матди яктан ярдәм күрсәткән туганнарга, күршеләргә, дусларга, авылдашларга, төн саклаган һәм соңгы юлга әзерләгән олыларга, үзе җитәкләгән коллективка, район җитәкчелегенә, үзебезнең җирлектәге барлык оешма һәм күмәк хуҗалык җитәкчеләренә, Казан шәһәрендә һәм Татарстанның башка районнарында эшләүче хезмәттәшләренә, классташларына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ходай сезгә кайгы-хәсрәт күрсәтмәсен, тигезлектә озак яшәгез.
Барыгызга да олы ихтирам белән, хатыны Фирдәүс һәм балалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250