Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңге онытылмаслык кайгы

Барыбыз өчен дә ныклы терәк булган кадерле кешебез, әтиебез Фәритне 30нчы сентябрь иртәсендә без мәңгелеккә югалттык. Аның арабыздан шулай иртә китүенә берәү дә ышанмады. Болай булырга тиеш түгел иде бит, ышанасы да, килешәсе дә килми. Йөрәк әрни, җан сыкрый, үзәкләр өзгәләнә.

Менә шушы авыр вакытларыбызда, ачы күз яше түккәндә яныбызда никадәрле изге күңелле кешеләр барлыгын аңладык, тойдык, алар әле дә безнең белән, безнең янәшәбездә. Яныбызда булмаганнары һәрдаим телефоннан хәлебезне белеп торалар.
Иң беренчеләрдән булып хәлебезне белгән, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән район җитәкчеләренә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективына, профсоюз оешмасына, үзебезнең колхоз идарәсенә, районның колхоз җитәкчеләренә, сөт-май комбинаты дирекциясенә, район мәгариф идарәсе коллективына, хезмәттәшләренә, Сосна һәм Кече Лызи мәктәбе коллективына, дусларына (Арча, Казан, Мари Иле, Чувашия, Кукмара, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе), барча-барча туганнарга, күршеләргә, Сосна авыл халкына, гаилә дусларыбызга олы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Ходай сезнең берегезне дә исәнлектән, тигезлектән аермасын, ачы күз яшьләрегез җиргә таммасын, күргәннәргә ныклы сабырлык, яшәргә көч бирсен дигән теләктә калабыз.
Әтиебез Фәрит, авыр туфрагың җиңел, урының оҗмахта, рухың шат булсын. Без сине мәңге онытмабыз.
Һәммәгезгә олы ихтирам һәм хөрмәт белән Фәрит ИСМӘГЫЙЛЕВнең гаиләсе.
Сосна авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250