Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәмгыятьтәге “чирләрне” яшерергә ярамый (фото)

Җирле иҗтимагый советның район советының утырышлар залында уздырган "Түгәрәк өстәл"е яшьләр тәрбиясенә, ватанпәрвәрлекне формалаштыруга, милли мәсьәләләргә багышланган иде.

Шул ук вакытта районның дини оешмаларында кадрлар хәзерләүдә күрелгән чараларга да игътибар бирелде. Җитди сөйләшүгә иҗтимагый совет рәисе Вакыйф Зәкиевтан башлап район прокуроры Зефер Абитов, башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Равил Таҗетдинов, район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова, Җәлил хәзрәт Фазлыев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район яшьләр бүлегеннән Рөстәм Заһидуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, гимназия директоры Ринат Мөхәрләмов, җәмәгать эшлеклеләре Фирая Хәкимҗанова, Борис Антонов һәм мәгарифтә , яшь кадрлар туплау өлкәсендә эшләүчеләр чакырылган иде.
Шулай ук Балтач үзәк мәчете имамы Рамил Бикбаев та катнашып, килеп туган сорауларга ачыклык кертергә булышты. Чирен яшергән үлгән, диде Җәлил хәзрәт җәмгыятьтә килеп туган бүгенге вәзгыятьләрне уртага салып сөйләшүнең файдага гына икәнлегенә ишарәләп. Сүз нинди вәзгыть турында бара, алга таба язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250