Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минем белән күңелсез түгел

Бик туганчылыклы, йомшак күңелле, ярдәмчел, ләкин үзсүзле һәм үҗәт, ди аның хакында туганнары. Ә үзенә ул бәяне болайрак бирә: «Мин үземне тынычлар рәтенә кертәм, минем белән беркайчан күңелсез була алмый. Ә тискәре якларым: кызу канлылык һәм сабырсызлык. 1993нче елның 27нче маенда Шода авылында туып, шунда үскән Рәсүл Низамов турында язарга...

Рәсүлнең уңай яклары булып болар гына тормый билгеле, чибәрлеге, эчкерсез елмаюы, спортны бик яратуы, һәр көнен планлаштырып яши белүе, яңалыклардан читтә калмыйча, аларны үзләштерергә тырышуы да аның өчен плюс. Спорт дигәннән, югары сыйныфта укыганда аны мәктәп командасына дәшәләр, дөрес, бу вакытта әле туп белән бернинди дуслык та булмый, тик үз алдына куйган максатына ирешергә өйрәнгән егет волейболны барыбер буйсындыра. Ярышта җиңелүләр дә булмый калмый, андый көннәрен ул кара болыттай кабарынып йөреп үткәрә. Ә җиңеп кайтканда таулар күчерергә дә әзер. «Волейбол сүзен ишетүгә тыныч кына кала алмыйм. Ул кешегә ярдәм итә. Характер формалашуда да тулаем булмаса да, өлешчә йогынтысы бар аның», ди Рәсүл спортның иң яраткан төре турында. Куныр урта мәктәбен яхшы билгеләренә тәмамлаганнан соң, югары уку йортына китәргә туганнары күпме генә үгетләсә дә, ул ризалашмый: «Үз көчем белән эшләп укыйм», ди һәм иң беренче эш итеп машина-трактор йөртергә хокук алу өчен СПТУда белем алырга була. Бер ел анда укып, кулына права белән бергә диплом алганнан соң, Казан дәүләт ветеринария академиясенә читтән торып укырга керә. Аннары И.Галиуллин ширкәтенә эшкә урнаша. Киләчәккә булган планнарына да бу тормышта үз урынын табып, алган керә аның.
Рәсүл гаиләдә төпчек бала булуына да карамастан, әтисе Илдар, әнисе Резеда өчен бүгенге көндә төп терәк булып тора. Әти-әнисенең уң кулы булган егет апа-абыйсыннан үрнәк алып яши, кирәк чакта көченнән килгәнчә аларга да ярдәм итә. «Гаилә, ягъни әти-әнием, апай-абыем һәм аларның гаиләләре минем өчен терәк», ди ул якыннарына булган хөрмәтен күрсәтеп. Гашыйклар көнен Рәсүл ничек үткәрәсен әйтергә теләмәде, шулай да ул парсыз егет түгел, күңелендә үз урынын алып торучы сөйгән яры бар. Изге Вәли көне уңаеннан ул парлыларның тагын да якынаюын, ә калганнарның ярларын табуларын теләп кала.
Фото: http://www.bagnet.org/news/society/234321

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250