Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәпләрдә шагыйрь рухы

2011 нче ел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан аның исеме белән аталды. Әлеге тарихи датаны билгеләп үтү республика күләмендә һәр оешма предприятиегә бердәй йөкләнгән булса да, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре коллективлары кебек намуслы, фидакарь хезмәт башкаручыларны очратып булмый.

Районыбыз мәктәпләренең һәркайсында шагыйрь рухын яңартуга, иҗатын мәңгеләштерүгә багышланган иҗади эшләр башкаруга ел башыннан ук җиң сызганып керештеләр. Бик күп төрле әдәби-музыкаль кичәләр, иҗади бәйгеләр, ачык дәресләр, очрашулар, дәрес-викторинапар, күргәзмәләр һәм башка чаралар үткәрелде, Тукай елын истәлекләргә бай итеп уздырырга тырышкан һәм республикакүләм чараларда катнашып та үз көчләрен сынап караган мәктәп коллективларының берничәсенә тукталып үтик. Мәсәлән, Салавыч урта мәктәбе мәктәп күләмендә «Иң гүзәл Су анасы» һәм «Иң батыр Шүрәле» дип аталган иҗади ярыш-конкурс оештырган. Укучылар костюмнарын гына яклап калмаганнар, ә шигырьләр дә иҗат иткәннәр, Тукай геройларын рәсемнәрдә дә чагылдырганнар. Нәтиҗәдә, төрле номинацияләрдә җиңүче булганнар.
Үзе иҗат иткән шигырьләре белән «Театр яктылыкка, нурга илтә» республика яшь талантлар бәйгесендә катнашкан мәктәпнең яшь шагыйрәсе Ландыш Гарифуллинага дипломант булу бәхете насыйп булган. Ә 9нчы сыйныфта белем алучы Гөлинә Фазлыева «Тылсымлы Тукай сүзләре» республика күләм тәрҗемәчеләр бәйгесендә катнашып, шагыйрьнең «Хикмәтле хикәя» әсәрен рус теленә тәрҗемә итеп, зур осталык белән сәнгатьле башкарып, III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнә. Әлеге бәйгедә шулай ук Чепья урта мәктәбеннән К.Чупанова белән О. Жукова һәм Норма урта мәктәбе укучысы Г. Госманова да призлы урыннар яулый.
Быел Сосна урта мәктәбенең 11 нче сыйныфын тәмамлаган Алия Котдусова өчен дә «Тукай елы» онытылмаслык хатирәләр бүләк итеп калдырырга өлгергән. Ул Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән «Сөйкемле Шүрәле» иҗади бәйгесендә катнашып, лауреат булып таныла. Район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән алынган мәгълүматларда да Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Г.Тукайның иҗади мирасын саклау һәм үстерү фонды, Бөтендөнья Татар Конгрессы оештырган Бөтенрәсәй «Сөйкемле Шүрәле - 2011» иҗат бәйгесендә лауреат һәм дипломант булган укучыларыбыз шактый булып чыкты. Мәсәлән, Шеңшеңәрдән Л.Батыршин, Р.Сәмигуллин, Н. Шәрифуллина, И.Зиннәтуллин, И.Җәләлетдинов; Субаш урта мәктәбеннән И.Габделхаков; Ка-радуганнан Й. Нәбиева, Кенәдән И.Каюмова кебек сәләтле егет-кызларыбыз районыбыз данын республикада да яклап кайтканнар.
Сосна урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Вәлиева исә Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча бай эчтәлекле слайд-презентация эшләп, республикакүләм иҗади ирекле бәйгедә катнашкан. «Тукай безнең күңелләрдә» музыкаль-әдәби чарасы да мәктәптә зур оешканлык белән узган. Нөнәгәрлеләр Тукай иҗатын яктыртуга аеруча да зур басым ясаганнар. Шагыйрьнең чордашы булган Сара Садыйкова иҗатына багышланган «Моңнар алиһәсе» дигән кичә онытылмаслык ядкарь булып күңелләрдә сакланып калган. Шулай ук «Сездән иңгән шигъри гөләндәм» кичәсе дә укучыларга авылдаш шагыйрәләре Рауза Гафиятуллина һәм Рәзинә Гыйльфановаларның иҗаты белән якыннан танышырга уңайлы мөмкинлек биргән. Агымдагы айда «Чутай галимнәре күзлегеннән Тукай иҗаты» һәм «Халыкара урманнар елы», «Халыкара химия елы», «Тукай елы» булу уңаеннан, әлеге өч истәлекле вакыйганы берләштереп, елга йомгак ясау йөзеннән, галимнәр, күренекле шәхесләр белән очрашулар, семинарлар үткәрү дә күздә тотыла.
Күптән түгел мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары Д.Гарипова белән Р.Сабирҗанова Тукай иҗатына багышланган регионара фәнни-гамәли тикшеренү конференциясендә катнашып II дәрәҗә Диплом алып кайттылар. Мал-мыж районында үткәрелгән Регионара IV этнографлар слетында да Нөнәгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы (җитәкчеләре Г.Әхмәтханова, А.Шәмсетдинова) Татар Конгрессының I дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнгәннәр.
Пыжмара мәктәбе исә әти-әниләр белән берлектә «Милләтемнең кояшы син, иманлы, нурлы Тукай!» дигән ярыш-бәйге оештыра. Тукай иҗатының әһәмиятлелеген буыннар чылбырында раслауга моннан да яхшырак мөмкинлек табып буламы соң?! Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриевның «Беренче дәрес» хикәясенә нигезләнеп район күләмендә ачык дәрес күрсәтү дә, күренекле шагыйрәбез Мәгъмүрә Хөрмәтуллина белән очрашу да шагыйрь рухына бер мәдхия.
Г. Тукай иҗатын шушы рәвешле өйрәнү, саклау, үстерү яшь һәм киләчәк буыннар өчен рухи мирас булып тора.


Рәсемдә: Балтач сәнгать мәктәбе укытучысы Таһир Ильясов хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев