Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әмәлен тап, балаларны ялгыз калдырма

Бер үзләре генә өйдә калып, фаҗига белән тәмамланган уеннар турында без күп язабыз. Менә Казан шәһәреннән тагы йөрәкләрне өшеткеч хәбәр алынды.

Шәһәрнеӊ Дубравная урамында 8 яшьлек кыз, 4 һәм 6 яшьлек малайлар әти-әниләре эшкә киткәндә өсләреннән үзләрен генә бикләп калдыралар. Ялгыз калгач, малайлар шырпы белән уйный башлыйлар, диванга ут каба.

Татарстан Республикасыныӊ Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы хәбәр итүенчә, 10 сәгать 55 минутта квартирада янгын турында урамнан узып баручы хәбәр иткән, 22 минуттан соӊ янгын сүндерелгән.

3 бүлмәле фатирда яну мәйданы 16 кв. метр тәшкил итә. Янгынны сүндергән вакытта машина баскычы ярдәмендә 8 яшьлек кыз баланы тәрәзәдән алалар, аны тиз арада ДРКБга озаталар. Янгынны сүндергәннән соӊ башта 4 яшьлек баланыӊ, ә аннан соӊ диван астында 6 яшьлек баланыӊ үле гәүдәсе табыла.

Фото: http://sntat.ru/reportages/8915-dva_malchika_v_kazani_sgoreli_iz-za_zakrytoy_kvartirnoy_dveri

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250