Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Наз” үзәгендә балалар ветераннар белән очрашты

21 апрель көнне "Наз" үзәге базасында 18 укучы бала һәм Бөек Ватан сугыш ветераннары Мансур Хасбиуллин, Бибиниса Абдуллина һәм Зәмзәмия Гайфетдинова белән очрашу булып үтте.

Социаль педагог Эльвира Әхмәдуллина балалар белән сугыш еллары һәм сугыш чоры балалары турында әңгәмә уздырды һәм видеослайд күрсәтте. Видеослайд хәзерге бәхетле балачакта яшәвебезнең якты куренеше булып торды. Чакырылган кунаклар үзләренең бала чакларын, сугыш хатирәләрен сөйләп үттеләр.
Бу чарага балалар да үзләренең сугыш темасына карата кул эшләрен, рәсемнәр һәм әби-бабайлар турында альбомнар алып килделәр. Ветераннарга үзләренең рәсемнәрен бүләк итеп рәхмәтләрен җиткерделәр. Волонтерлар балаларга бүләккә сугыш геройлары турында мәгълүмат туплап, китапка төсле кыстыргычлар ясадылар. Георгий тасмалары балаларга бүләк ителде. Шулай ук, өй эше бирелде - өчпочмаклы хатлар язып, армияга китүче солдатларга хатлар әзерләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250