Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Наз»да Кече Лызи үзешчәннәре концерты булды

2015 елның 6 августында Балтач "Наз" үзәгенеӊ тернәкләндерү бүлекчәсенә Кече Лызи авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр.

Җитәкчеләре - Ринат Калимуллин hәм алып баручы Галина Денисовна Петрова кичәне бик оста алып бардылар.
Җырчылар Ольга Плотникова hәм Александр Волков үзләренең матур җырлары белән тернәкләнүчеләрнең күңелен бик тиз яуладылар. Ә Эльвина Иванова рус, үзбәк, татар hәм башкорт халык биюләренең чын матурлыгын ачып бирә алды. Шулай ук үзешчән сәнгать хезмәткәрләре 2 нче төркем инвалид Нигматзянова Ания апаны туган көне белән котлап уздылар.
Концерт күмәк бию белән төгәлләнде.Әлеге чаралар тернәкләнүчеләрнең күңел киеренкелегеннән арынырга, тернәкләнергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250