Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әнием эзләреннән

Сезгә бу хатны ерак Башкортстан якларыннан язам. Мин тумышым белән Татарстанның Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан. Бу язмамда сезгә әнием хакында бәян итәргә булдым.

Әнием Каймә Мостафа кызы 1911нче елда Балтач районы Бөрбаш авылында дөньяга килә. Әтисе, әнисе һәм дүрт туганы тиф авыруыннан дөнья куя. Ике яшьлек әнине күрше Сәрдекбаш авылыннан Фәрхетдин бабай гаиләсе үзенә тәрбиягә ала. Әни килгәч, гаиләдә 7 ир бала туа. Әни матур кыз булып үсә, Чишмәбаш егете Фәтхерахманга кияүгә чыга, үзе дә 7 бала үстерә.
Быел 3 туган, 4 онык белән әниемнең туган авылы Бөрбашка юл тоттык. Сәрдекбаштагы туганнарын да үзебез белән алдык. Авылга якынлашкач, әниләрнең сабый чаклары күз алдына килеп басты, тыела алмый озак кына еладык.
Авыл матур, берсеннән-берсе күркәм, бай йортлар, яңа мәктәп, мәчет, клуб биналары. Чәчәккә күмелгән өйләр, гүзәл табигатьле авыл күңелдә гаять тә матур тәэсир калдырды. Әле дә үзебезне Бөрбашта кебек тоябыз. Әниебез безне тәртипле, дус, тырыш кешеләр итеп үстерде, шуңа да ул иң бәхетле ана булды. Бу матур, түзем сыйфатларны аңа Балтач яклары биргәндер, диясем килә. Инде оныкларыбыз үсә, безнең кебек алар да нәселебез горурлыгы булсыннар дип телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250